Үткән ел Татарстанда язгы ташуның зыянын кисәтүгә 430 миллион сум акча тотылган

2019 елның 29 марты, җомга

2018 елда республикада өч елга юлы һәм 11 буа төбе чистартылган.

Үткән ел Татарстанда язгы ташуның зыянын кисәтү өчен 430 миллион сумлык эш башкарылды, бу акчалар федераль бюджеттан бүлеп бирелде.

2018 елда федераль һәм республика бюджетлары исәбенә 3,8 чакрым озынлыгындагы өч елга юлы чистартылды. Болар – Мамадыш районындагы Өскебаш һәм Ушмы, Байлар Сабасы бистәсендәге Сабинка елгалары.

Республика бюджетыннан бүленгән акча ярдәмендә Мамадыш, Чирмешән һәм Чистай районнарында дүрт гидротехник корылма ремонтланды. Шулай ук Буа һәм Кукмара районнарындагы ике елга участогында яр буйлары ныгытылды.

Моннан тыш, Азнакай, Актаныш, Арча, Әгерҗе, Зәй, Мөслим һәм Чирмешән районнары территориясендә 11 буа чистартылды. Татарстанда 2 меңнән артык кешене су басу очракларыннан саклау өчен чаралар күрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International