ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Бүген Казанда «IT&Security Forum» (ITSF) XIII Бөтенроссия форумы башланды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, илнең эре ИТ-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга  Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү» ведомство  максатчан  программасы  буенча  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының   матди-техник  базаны  үстерү  өчен  грантлар  алуга  конкурста  җиңүчеләрне    ачыклады. Грантларның  гомуми суммасы    154 млн сум  тәшкил  итә. 

Югары уку йортлары гыйльми дәрәҗәләрне мөстәкыйль бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Тиешле карар 28 май көнне РФ Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 2019 елда зур бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалидлар өчен түбәндәге чаралар уздыру турында хәбәр итә:


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Республиканың алга таба үсеше, аның көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү талантларны һәм яшьләребезнең сәләтләрен ачудан башка мөмкин түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 28 майда «Перспектива " Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация советы утырышында белдерде.

Татарстанда Иннополис университетының Күзәтчелек советы рәисе итеп РФ вице-премьеры Максим Акимов сайланды.

Россия хөкүмәте Россия Мәгариф  министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясенең яңа составын раслады, аңа 139 кеше кергән, шуларның 94е - яңа катнашучылар. ВАК рәисе итеп яңадан Россия Халыклар дуслыгы университеты ректоры, профессор Владимир Филиппов расланды, диелә 28нче майда аның сайтында бастырылган Хөкүмәт карарында.

Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына алдан яхшы итеп ял итәргә һәм көч җыярга кирәк, шулай ук биремнәрне үтәүдән читләшмәс өчен имтиханның әһәмияте турында борчылмаска кирәк. Әңгәмәдә ТАСС 2018 елда БДИда 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәев шундый фикер белдерде.

30нчы майда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар онлайн-сату башланачак. Бу хакта 28 нче майда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белем бирү-тәрбия программаларын яңартуны әзерлиләр, дип хәбәр итте Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова “Известия " газетасына биргән интервьюсында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International