30нчы майда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар онлайн-сату башланачак. Бу хакта 28 нче майда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Билетларны сайтта сатып алырга мөмкин булачак: worldskills2019.com. Билет бәясе 300 сумнан 1500 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Спикер сүзләренә караганда, шәһәр кассаларында билетлар чемпионат якынлашкандарак булачак.