Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белем бирү-тәрбия программаларын яңартуны әзерлиләр, дип хәбәр итте Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова “Известия " газетасына биргән интервьюсында.
Программаларны "Демография” милли проекты кысаларында әзерлиләр. Министр сүзләренчә, ул сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны һәм деструктив тәртипне, зарарлы гадәтләрне кабул итмәслек кыйммәтләр системасын булдыруга юнәлдереләчәк. "Дәреслекләрдән тыш, дүрт яшь төркеме өчен көндәлекләр дә булачак, кайчандыр табигать белеме буенча булган кебек. Шәхси гигиенага балаларны өч яшьтән алып алты яшькә кадәр өйрәтергә кирәк. Өлкәнрәк яшьтәге балалар тагын да катлаулы белемнәрне үзләштерә алалар: сәламәтлек торышын ничек җайга салырга мөмкин, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк”, – диде Скворцова.