Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләрен мотивацияләү системасы турында тәкъдимнәр кертүне йөкләде. Тиешле документ Кремль сайтында куелачак.
Педагогик үлчәүләр федераль институты (ФИПИ) 2018/19 уку елында язылган йомгаклау иншалары арасыннан сайлап алып анализлагач ясалган нәтиҗәләрне һәм йомгаклау иншасына әзерлек буенча методик киңәшләрне бастырып чыгарды.
«Мәктәп укучысы күзлегеннән конкуренция» дигән иҗади эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 2019 елның 25 октябренә кадәр озайтылды.
17 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләре белән киңәшмә узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашучыларга “Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” проектын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 19 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллективны билгеләнеп куелган яңа вазыйфаи затлар белән таныштырды.
Ул бер гасыр яшәсә дә, “аллага шөкер” дип, үзен караучыларга рәхмәтен әйтеп, изге теләкләр әйтеп, дога кылып ята.
Мәчетебез хакында мин ни белән соң?
Кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар кертү күздә тотыла.
Эльмира Зарипова 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга алып баручы «социаль такси»ның Арча районында ничек эшләвен тикшерде.