Йомгаклау иншасына әзерлек буенча методик тәкъдимнәр басылды

2019 елның 18 октябре, җомга

Педагогик үлчәүләр федераль институты (ФИПИ) 2018/19 уку елында язылган йомгаклау иншалары арасыннан сайлап алып анализлагач ясалган нәтиҗәләрне һәм йомгаклау иншасына әзерлек буенча методик  киңәшләрне бастырып чыгарды.

Басылган материалларда чыгарылыш сыйныф укучыларының әлеге эшләрнең көчле һәм йомшак якларын анализлау белән эшләү мисаллары, типик хаталарны булдырмау буенча тәкъдимнәр бар. Методик киңәшләрнең тулы тексты белән ФИПИ сайтында танышырга мөмкин. Шунда ук йомгаклау иншасына әзерлек буенча методик киңәшләр һәм рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен инша һәм изложения язуга өйрәтү буенча квалификация күтәрү программасын төзү буенча тәкъдимнәр басылып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International