Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләрен мотивацияләү системасы турында тәкъдимнәр кертүне йөкләде. Тиешле документ Кремль сайтында куелачак.
«Сыйныф җитәкчеләрен тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны социальләштерү максатларында мотивацияләү системасын булдыру буенча тәкъдимнәр тапшырырга», - диелгән Министрлар Кабинеты һәм төбәкләр хакимиятенең югары башкарма органнарына адресланган йөкләмәдә.
Бу хакта президентка доклад 2020 елның 1 мартына кадәр тәкъдим ителергә тиеш. Бу йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп РФ премьер-министры Дмитрий Медведев билгеләнде.