Бәйгедә һөнәри белеме һәм үз һөнәре буенча кимендә өч еллык эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.
Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.
14-18 октябрьдә «Дуслык» укыту-сәламәтләндерү базасында 2019-2020 уку елының укыту-тренировка җыеннары узды. "Республика олимпиада үзәге" ндә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 200дән артык катнашучы катнашты.
Казан һәм Түбән Кама лицейларын тәмамлаучылар 2018 елда Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр буларак Россия Президенты премиясен алачак.
Казанның 146 нчы «Ресурс» лицее базасында «Дөрес туклану турында сөйләшү» укыту методикасын камилләштерү узды. Анда мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы муниципаль хакимият органнары белгечләре, республиканың туклануны оештыру мәсьәләләрен алып баручы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары катнашты.
Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләмен 6%ка арттырдылар. 21 октябрьгә оператив белешмәләр буенча республика хуҗалыкларында тәүлек эчендә 3 мең 483,4 тонна сөт савылган, бу узган елның шушы чорына караганда 5%ка күбрәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ның оператив белешмәләре буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары саткан сөт тәүлеклек күләме 44,4 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8%ка күбрәк (2018 елда – 41,2 мең тонна).
Терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Лаеш районында “Кәүсәр” АХКК ит эшкәртү комплексында булды.
21 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Татарстанның Саба муниципаль районында Тимершык авылында Сөт бизнесы академиясе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган сөт терлекчелеге буенча укулар узачак.