Татарстан лицейларын тәмамлаучылар Путин премиясен алачак

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Казан һәм Түбән Кама лицейларын тәмамлаучылар 2018 елда Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр буларак Россия Президенты премиясен алачак. 

"Премияне алучылар арасында -Татарстан гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар", - диелә министрлык хәбәрендә.

Бу, аерым алганда, КФУның Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган, информатика буенча 29 нчы Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган Рамазан Рахматуллин. Премия шулай ук Түбән Каманың 35нче номерлы лицеен тәмамлаучы Андрей Кобелевка бирелә, ул химия буенча 50нче Халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә түләүләр 15 ноябрьгә кадәр үткәрелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International