Казанның 146 нчы «Ресурс» лицее базасында «Дөрес туклану турында сөйләшү» укыту методикасын камилләштерү узды. Анда мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы муниципаль хакимият органнары белгечләре, республиканың туклануны оештыру мәсьәләләрен алып баручы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары катнашты.
Семинар барышында узган уку елында Татарстанның гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында туклану культурасын формалаштыру буенча методик эшкә йомгаклар ясалды һәм агымдагы уку планы каралды, укучының сәламәтлеге һәм өлгереше белән дөрес туклану үзара бәйләнеш мәсьәләләре каралды.
«Дөрес туклану турында сөйләшү» Бөтенроссия белем бирү программасы сайтының яңа цифрлы ресурслары тәкъдир ителде (www.prav-pit.ru) һәм педагогларның инновацион эшчәнлектә катнашу мөмкинлеге, 146 номерлы «Ресурс» лицеенда мәктәп туклануы процессы белән идарә итүнең һәм «Дөрес туклану турында сөйләшү» программасын гамәлгә ашыруның сыйфатлы нәтиҗәләренә ирешү буенча мәгариф оешмаларының үзара хезмәттәшлеге буенча уңай тәҗрибә тәкъдим ителде.