Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Башкортостан Республикасы делегациясе булып китте, аның составында БР Хөкүмәте Аппаратының АПК һәм урман хуҗалыгы департаментының АПК һәм кулланучылар базары бүлеге башлыгы Марсель Кашаев һәм «Россия Бакчачылар берлеге»нең төбәк бүлекчәсе вәкилләре бар иде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп коруның үсешен һәм аның тотрыклы темпларын билгеләп үтте. Ведомство тарафыннан Россия Федерациясенең 85 субъектында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аларның 20%ында IT үсешенең һәм АПКга технологик алымнар кертүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, ә төбәкләрнең 29%ында күрсәткечләр уртача.
Бүген Зеленодольск районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда районнар башлыклары һәм авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Фермерлар белән гадәттәге очрашу август аенда бу өченчесе булды, беренче икесе - Теләче һәм Аксубай районнарында, йомгаклау семинары Тукай районында булачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аралашуның бу форматы тәҗрибә алмашырга һәм оешмаларның иң яхшы практикалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бару тәҗрибәләре белән танышырга ярдәм итә, дип ассызыклады.
Бүген мөселманнар ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен олылый.
Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары! Кадерле милләттәшләр!
Биш елдан соң республикада экспортчылар санын арттыручы һәм экспорт эшчәнлегенә ярдәм итүче яңа экспорт стандарты гамәлгә керәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Азнакай районында булдылар. Алар анда урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар һәм эре терлкчелек фермасын төзүгә беренче ташны салдылар, район активы белән очраштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сарман районында бөртеклеләрне урып-җыюның барышы белән танышты.
Республикада бые бөртеклеләр буенча гына түгел, ә шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз буенча да мул уңыш үстереп булды. Көзге культуралар уңышы - 70 ц/га
Республикада терлек азыгы әзерләү темплары 2018 елның шушы чордагы дәрәҗәсеннән артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика буенча печән 454,1 мең тонна әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга карата 72% һәм 95%.