ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2019 ел
шимбә

“Болар барысы да республика халкына лаеклы бүләк булачак”, – диде Татарстан Президенты.

Тамашачыларга танырга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.

16 августта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов Балык  Бистәсе  районында  урып-җыю эшләренең  барышы белән  танышты,  шулай  ук  агросәнәгать комплексы  белгечләре белән  очрашты  һәм  көндәлек  мөһим  мәсьәләләр  буенча  фикер алыштылар.  

Шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов республикада   бөртпекле  культураларны  урып-җыюның   барышы  турында  сөйләде.  

15 августта Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов белән  бергә  Лаеш районында “Кәүсәр” ит  эшкәртү комплексының  эшчәнлеге  белән  танышты.  

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  урып-җыю  эшләренең  барышы   белән  танышу максатында  Татарстанның Алексеевск, Чирмешән һәм Аксубай  районнарында булды.  

Татарстанда  урып-җыю кампаниясе башыннан  бирле  яңа  уңышның  беренче  бер  миллион тонна  асын  җыйдылар.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләренә караганда,   16 августка   республика  буенча бөрткле  һәм кузаклы  культуралар    336,3 мең га мәйданда  суктырылган,  бу  барлык  авыл  хуҗалыгы культуралары  мәйданының    23,7%ын  тәшкил  итә. 


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Республикада  бые  бөртеклеләр буенча  гына түгел,  ә шикәр чөгендере,  бәрәңге  һәм  кукуруз  буенча  да  мул  уңыш  үстереп  булды.  Көзге  культуралар  уңышы  -  70 ц/га

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов һәм Кама Тамагы  районы  башлыгы  Наил  Вазыйхов  белән бергә    Теньки авылы,   Тукай ав. («Камская» а/ф),   Иске Барыш ав.,     Картапа ав. (ООО «А/ф «Бортас» а/ф),   Караталга ав., . Атабай ав. («Олы Кенәри» АХ ААҖ), «Красный Восток Агро»),  Кече   Бортас ав. («Бортас» а/ф ҖЧҖ), Олы Кенәри   («Олы Кенәри» ААҖ),  Баргуза ав.  Салтык ав.  ( “Кама”а/ф  ААҖ),   Кама Тамагы ш.т.п.  («А.Р. Җәләлетдинов» КФХ) кырларында  булдылар.   

Татарстанда  экспорт юнәлешендәге   компанияләр  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгыннан  финанс ярдәме алдылар.    Продукцияне  транспортлауга  чыгымнарның  бер  өлешен  компенсацияләүнең  гомуми    суммасы    27,3 млн чамасы  булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International