ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2019 ел
җомга

Түбән Кама  районында  район  җитәкчелеге  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   белгечләре  белән берлектә  урып-җыю эшләренең барышын бәяләде  һәм  бу  атнадагы  иң яхшы  комбайнчыларны  бүләкләделәр. Кунаклар  белән,   Елантово авылы янындагы  кырда эшләүче  игенчеләрне  шатландырып, иҗат бригадасы  - «Илһам»  эстрада  ансамбле  килгән  иде. 

Буа районы  кырларында  урып-җыю  эшләре көннән-көн кыза.    Комбайнчылар  аяз  көннәрнең  һәр минутыннан  нәтиҗәле  файдаланып калырга  тырышалар.  Хәзер  бөтен  көчне  эшкә  җигәргә кирәк.  Алдынгы  хезмәткәрләрне  матди  кызыксындыру  чаралары  да  эшләнгән.  Эшкә атна  саен  йомгаклар  ясала, беренче, икенче,  өченче  урыннарны  алган  комбайнчылар акчалата  премияләр  һәм  район башлыгының  рәхмәт хатлары  белән  бүләкләнә.  

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов шәһәрнең «Тәмле  Казан» төп  гастрономия   фестивалендә фермер  аллеясын  ачты.

Арча  районы  кырларында  урып-җыю  кампаниясе  кызганнан-кыза бара.  Бүгенгә  районда   26,3 мең  гектар мәйднада  ашлык  җыелган,  бу  фараздан    47 процент тәшкил  итә.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының     оператив белешмәләре  буенча,  23 августка тулаем  ашлык  җыемы    80,7 мең  тонна,  бер  гектардан  уртача  уңыш -    30,6 центнер.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

19 августта   Тукай  районында  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәсе   узды. Семинарда       республиканың  14 районыннан  районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,   гаилә фермалары, авыл  хуҗалыгы   кооперативлары  җитәкчеләре, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашты. Бу елның  августында  фермерлар  белән  очрашу зона  киңәшмәләре  сериясендә  соңгысы булды.    Баштагы  өчесе   Теләче, Аксубай һәм    Зеленодольск  районнарында  узды.  Быел  семинарлар  кысаларында  яңа  эш башлаучы  фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  грант  ярдәменең  яңа  проекты  - Агростартап гамәлгә кертелде. Моннан  тыш,  «Кулланма биотехнология – авыл  хуҗалыгына» халыкара  фәнни-җитештерү кластерын булдыру  турында  меморандум имзаланды.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   “Һөнәри керемгә салым” махсус салым  режимын    куллануга  бәйле  мәсьәләләр,  шулай  ук  үзмәшгуль    гражданнарны  тикшерү мәсьәләләре  буенча  «Проверенный  бизнес» (http://provbiz.ru) Интернет-ресурсы  экспертларыннан  түләүсез  консультация  алырга    мөмкин  булуын  аңлата.   Түләүсез “кайнар линия” телефоны   - 8 800-222-37-22.

Быелгы  ел  уңышының  язмышын кырларда   комбайнчылар гына  түгел,  ә    элеватор хезмәткәрләре  дә  хәл  итә.  яңгырлы  көннәрдән  соң  суктырылган  ашлык   дымлы  килә.  Аны  саклауга  салу  өчен  13% дымлылыкка  җиткереп  киптерергә кирәк.  

Кукмара  районында  терлекчеләр һәм  ветеринария  хезмәткәрләре  өчен  Ринат Мөхәммәтшин ис. Үзәк  стадионда   гадәттәге  Сабантуй  бәйрәмен  үткәрделәр.  

17 августта   Сарман районында уракның өченче  бишкөнлегендә  җиңүчеләрне  бүләкләделәр. 

23 августтан   26 августка кадәр Башкортостан  Республикасында  машина белән  сыер  саву  операторлары  арасында  һөнәре  буенча  иң яхшы   исемгә     ХХVII Бөтенроссяи   конкурсы  узачак.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International