Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшь инспекторларны дистанцион рәвештә укыталар

2020 елның 5 апреле, якшәмбе

Яшь инспекторлар остазлары белән бергә «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесенә әзерлекне дәвам итә.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Татарстанның яшь инспекторларын дистанцион рәвештә укыталар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Отряд җитәкчеләре видеоэлемтә буенча онлайн режимында яшь инспекторларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү нигезләренә өйрәтә. Алар шулай ук велосипедта идарә итү курсын да үзләштерә.

Моннан тыш, яшь инспекторлар остазлары белән бергә «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесенә әзерлекне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International