Мәктәп тәмамлаучылар өчен бик кызу чор башланды. Июль башыннан алар Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар.
4 нче июньнән Биектау районы территориясендә сулыкларда куркыныч янауның “кызыл” дәрәҗәсе кертелде. Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы белән берлектә күлгә рейд уздырдылар. Коенырга рөхсәт ителмәгән әлеге урын хәзерге вакытта куркыныч чыганагы булып тора, анда “Су коену тыела!” дигән аншлаг эленгән. Мондый рейдлар Биектау районындагы барлык күлләр һәм сулыкларда да уздырылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы боерыгы нигезендә Биектау районы хуҗалыкларында урыпҗыю эшендә катнаша торган комбайннарның кырга чыгуга әзерлеген тикшерү буенча чаралар уздырылды.
Районның һәр кешесе дә үзе яши торган җирлекнең ямьле, җыйнак, матур һәм уңайлы булуын тели. Бүгенге көндә уй-фикерләү ягыннан да, матди яктан да үзгәрешләрдә һәркем дә катнаша ала. Үзара салым программасы нәкъ менә шуны күздә тота да инде.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3724 мөрәҗәгать кергән.
Агымдагы елның беренче алты аенда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша социаль ярдәм чараларын алу өчен 138 017 гариза бирелгән.
Районның һәр кешесе дә үзе яши торган җирлекнең ямьле, җыйнак, матур һәм уңайлы булуын тели. Бүгенге көндә уй-фикерләү ягыннан да, матди яктан да үзгәрешләрдә һәркем дә катнаша ала. Үзара салым программасы нәкъ менә шуны күздә тота да инде.
Югары Ия авылында яшәүчеләр авылга илтүче юлның ватык-җимерек булуыннан күптәннән зарланалар инде. Алар авыл җирлеге җитәкчеләре янына да еш киләләр, әмма барган саен җавап бер - юл Биектау районы балансында тормый, ул “Главтатдортранс” учреждениесенә карый.
Россиядә икенче ел рәттән “Демография” проекты кысаларында “Спорт - тормыш таләбе” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның юнәлешләреннән берсе - яшь хоккейчыларга күнегүләр уздыру өчен спорт җиһазлары алу. Биектау районы республикада иң спорт сөюче районнарның берсе булып тора. “Биектау” Боз сараендагы яңа тренажер - моңа аермачык дәлил. Мондый уникаль җиһазны ни өчен нәкъ менә безнең район алды соң?
Район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнар узган атна азагында “Серп и молот” хуҗалыгында җыелдылар. Әлеге очрашуда шулай ук Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.