Районның һәр кешесе дә үзе яши торган җирлекнең ямьле, җыйнак, матур һәм уңайлы булуын тели. Бүгенге көндә уй-фикерләү ягыннан да, матди яктан да үзгәрешләрдә һәркем дә катнаша ала. Үзара салым программасы нәкъ менә шуны күздә тота да инде.
Җиденче ел инде республика халык тарафыннан бирелгән һәр сумны бишкә әверелдерә. Биектау районында әлеге программаны тормышка ашыруда иң актив авыл җирлекләренең берсе - Алан-Бәксәр авыл җирлеге.
- Үзара салым акчалары бездә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә. Болар, беренче чиратта, авылларыбызны төзекләндерү, урамнарны яктырту, юллар, һәйкәлләр, чишмә-инешләр, - дип сөйләде Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина.
Август аенда инде авылларда гражданнар җыеннары уздырыла башлаячак һәм киләсе елга планнар турында уртага салып сөйләшенәчәк. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, җыенда бәхәсләр шактый кыза, әмма халык белән барыбер уртак бер карарга киләләр. Кешеләр барысын да аңлыйлар - җирлекнең балигъ булган бер кешесеннән алынган 300 сум 1,5 мең сумга әверелә бит.
Авыл җирендә төп мәшәкать - юллар, шунлыктан үзара салым акчалары юлларның зур булмаган участокларына вак таш җәюгә сарыф ителә. Менә биредә дә, Гәр авылында күптән түгел авыл читендә 550 м арага җәйгәннәр.
Социаль юнәлештәге җирле “Әсән” фермасы юл эшләрендә бик нык булыша, аның активлыгы нәтиҗәсендә техникага экономия ясап була.
Авыл җирлеге ел саен программа акчаларын урамнарны яктыртуга да куллана. Алан-Бәксәрдә, Алат спирт заводында һәм Гәрдә - барлык өч авылда да яктырткычларны алыштыру күздә тотылган. Авылларга ел саен, акрынлап булса да, урамнарны яктырту өчен акчаны янга калдыра торган яктырткычлар кайтарыла тора. Җирлектә Бөек Җиңү юбилеена да алдан ук әзерләнгәннәр. Узган ел Гәр авылында тулысынча программа акчасына һәйкәл куйдырганнар. Шул ук акчаларга авылларда балалар мәйданчыклары төзегәннәр.
Халык акчасына һәм иганәчеләр ярдәменә тәртипкә китерелгән изгеләр чишмәсе дә авылга ямь өстенә ямь булган. Бүген бирегә су алырга якын-тирәдәге сигез авылдан, шулай ук шәһәрдән дә киләләр. Ял көннәрендә халык аеруча күп җыела икән.
- Халык бездә бу программаны хуплый. - Соңгы 5-6 елда үзгәрешләр күзгә күренерлек, урамнарда да хәзер якты. Асфальт булмаган урыннарга вак таш җәйдерәләр, - дип сөйләде пенсионер Наил Кәлимуллин.
Үзара салым программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан соң узган 7 елда авыл җирлегендә 3,5 миллион сум акча алынган, шуларның 690 меңе - халыктан җыелган. Киләсе елга программа акчаларын суэтем башнясының сак-санитар зонасын норма таләпләренә туры килә торган итүгә юнәлтергә уйлыйлар. Әле болар халыкта булган планнарның бер өлеше генә. Чөнки алар авылларының киләчәге үз кулларында булуны яхшы беләләр.
Галия ИЛДАРОВА