Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган.
Электрон ярминкә мәйданчыгысатып алучыларга, өйдә утырган килеш, Татарстан фермерларының үзләреннән сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеген бирә. Сатып алучы шулай ук продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак тәкъдимнәр эзли, сатып алынган продукция турында, башка сатып алучыларга да ярдәм итәрлек, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең абруен күтәрерлек итеп яисә башка теләкләр белән, үз фикерен әйтә ала.
“Майский” ТК” ҖЧҖ “Иң яхшы күмәк шартнамә” VIII Республика конкурсында иң яхшы оешма дип танылды. Конкурс Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе тарафыннан ике елга бер мәртәбә үткәрелә. Ул социаль партнерлыкны үстерү рәвешләрен камилләштерү, хезмәткәрләрнең хезмәткә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда күмәк шартнамәнең ролен арттыру максатында башкарыла.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Росагролизинг» АҖ вәкилләре, Татарстанны авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр һәм Татарстандагы дилерлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
Яңа ел алдыннан ай буена сәүдә мәйданчыгын арендалау бәясе бары тик 1 сум гына була, ә ветеринария контроле түләүсез башкарыла.
Узган атнада авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штаблары башланды. Аларның беренчесе Баулы районында узды, анда Татарстанның тугыз районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмаларының баш инженерлары һәм җитәкчеләре катнашты.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында матбугат конференциясе узды, ул «Туган як» бренды астында фермер продуктларын сату проектына багышланган иде.
Татарстанның Мамадыш районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында иң алдынгы яңалыкларның берсе буларак, һәр сыерның бозаулый торган вакытын сәгатенә кадәр төгәл күрсәтеп, ветеринар телефонына хәбәр җибәрә торган уникаль система керттеләр.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.