ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Гомер бер мизгел бит ул... Әле генә туып, беренче адымнарыңны атлыйсың, буйга җитеп, олы тормышка аяк басасың, шатлыкларга куанып, борчу-мәшәкатьләрне ырып-ерып тураеп басканчы, гомереңнең уртасына җитәсең...

Март уртасы килеп җитте, кар да күзгә күренеп кими, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә дә күп вакыт калмый. Хәзер аңа актив әзерлек бара.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Биектау авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган Маһибәдәр Гәрәй кызы Гыймадиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Узган атнада үзәк мәдәният йортында “Татарстан Республикасының армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итүче ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)” региональ-иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең күчмә утырышы булды.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды чирек гасыр дәвамында республика халкын торак белән тәэмин итүдә нәтиҗәле генә эшләп килә. Тиешле документларны җыеп тапшыру процессын уңышлы гына үткән кешеләр дәүләт фондының эшеннән бик канәгать. Бүген без социаль ипотека программасы нигезендә фатирлы булган аерым бер гаилә мисалында әлеге программаның үзенчәлекләре турында сөйләргә уйлыйбыз.

Моннан ике ел элек Татарстанда алимент кайтару белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем оешкан иде. Бу төркемгә суд приставлары хезмәткәрләре, Татарстан прокуратурасы вәкилләре кертелде.

“Ташлап чыгып киткәннән бирле аны күргәнебез юк”. Балаларын ялгызы гына тәрбияләүче әниләрдән еш ишетелә торган сүзләр бу. Алар мөмкин кадәр азрак яңгырасын өчен нишләргә соң? Үз вазифаларын үтәргә теләмәгән гамьсез әти-әниләргә йогынты ясап буламы һәм илдә күпме кеше тиешле акчаларын алмый калган?

Шушы көннәрдә “Серп и молот” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Анна Андреевна Захарова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хатын-кыз җитәкче биредә аңа кадәр башка рәисләр тарафыннан булдырылганнарны саклап кына калмады, ул аларны арттырды да, яңа казанышларга да иреште. Анна Андреевна бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагында эшләүгә багышлады.


15
март, 2020 ел
якшәмбе

13 мартта КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Цифрлы ликбез» белем бирү семинары узды. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының санлы үсеш министрлыгы командасы республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә «Цифрлы икътисад» Милли программасы проектлары һәм төп ИТ-тенденцияләр турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International