Җир сулышын тоеп эшләүдән дә кадерлесе юк

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Россиядә Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне фермерлар, агрономнар, азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, хуҗалык хезмәтчәннәре, механизаторлар һәм комбайнчылар котлаулар кабул итә. Быел бәйрәм 11 нче октябрьгә туры килде. Бу көнне районның үзәк мәдәният йортында иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.

Мәдәният йорты фойесында иртәдән үк инде авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр җыела башлады. Җирдә иң озак эшләүчеләрнең берсе - Фәрит Абдуллин. Комбайнчы ел саен суктыруда югары күрсәткечләргә ирешүе белән башкалардан аерылып тора.

 - Мин язмышымны авыл хуҗалыгы белән 1974 нче елда Усад һөнәри училищесына укырга кергәч бәйләдем, анда механизатор һөнәрен үзләштердем, комбайнчы булып эшләдем. Хезмәт юлымны һөнәри-техник училищеда комбайнчы ярдәмчесе булып башладым, аннары “Маяк”ка механизатор булып күчтем, - дип сөйләде комбайнчы Фәрит Абдуллин.

Фәрит 35 елдан бирле иген кырларын иңли, соңгы 5 елда ул Хәмдиев крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Элегрәк ул мәктәптә балаларны авыл хуҗалыгын механикалаштыру серләренә төшендергән, шуның нәтиҗәсендә укучыларга тракторчы-машинист таныклыгы биреп чыгарганнар. Әмма хәзерге вакытта андый фән юк. Шунлык тан ул кышкы айларда мәктәптә технология укыта, ә җәй көне басуга чыга.

 - Мин үз һөнәремне яратам, кешеләрнең тамаклары тук булсын өчен иген үстерү һәм суктырудан да игелеклерәк хезмәт юктыр, дип уйлыйм, - дип дәвам итте сүзен комбайнчы Фәрит Абдуллин.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә менә шундый үз эшләрен яратучы эшчән игенчеләрне бергә җыйдылар да инде. Килгән кунакларны район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

 - Быел Биектау районы 100 тонна диярлек икмәк җыеп алды. Әмма мин бу безнең район өчен чик түгел, дип уйлыйм. Технология таләпләрен үтәп, алдынгы хуҗалыкларыбыз кебек эшләсәк, безнең аннан күбрәк эшләү мөмкинлегебез дә бар, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Ул быел эшнең әйбәт һәм тотрыклы баруын, гадәттән тыш һәм көтелмәгән хәлләрнең булмавын билгеләп үтте, шунлыктан хәзер игътибарны күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.

- Без быел республикада соңгы 12 елда беренче тапкыр 5 миллион 400 мең тонна иген җыеп алдык. Һәм бу комбайнчылар, механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, министрлыкларның - һәммәбезнең дә бердәм эш нәтиҗәсе булып тора, - диде Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Министр урынбасары шулай ук Татарстанның быел сөт, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм игеннәр буенча бик яхшы күрсәткечләргә ирешүен һәм моның республикага гомумроссия рейтингында күтәрелергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Очрашуда барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә котлаулар яңгырады, алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына, “Татарстан АССРның оешуына 100 ел” истәлекле билгеләренә лаек булдылар. Игеннәрне җыюда, суктыруда һәм комбайн белән турыдан-туры урып-җыюда, уңышны урдыруда, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруда эшләгән алдынгылар нормаларын үтәгән өчен премияләр алдылар. “Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы белгечләре” һәм “Иң яхшы механизаторлар” билгеле булды.

 Бәйрәм азагын - да “Авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе”н билгеләделәр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре рейтингы да билгеле булды. Күрсәткечләр җыелмасы буенча “Барлык категорияләр буенча авыл хуҗалыгы про дукциясен җитештерүне арттыруга өлеш керткәне өчен” “Битаман” хуҗалыгы җитәкчесе Шәүкәт Вахитов бүләкләнде. “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Аббазов үсемлекчелектәге иң яхшы күрсәткечләр өчен, “Красная заря” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Галиуллин “Авыл хуҗалыгы үсешенә һәм игенчелек культурасына өлеш керткән өчен” бүләкләнде. Алар көннең көнендә катлаулы, әмма район һәм республика өчен гаять мөһим булган хезмәтләрен тырышып һәм тотрыклы итеп башкару гәүдәләнеше буларак, байракларга лаек булдылар.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International