«Tatar сүзе» бәйгесен оештыручылар татар шигъриятенә кызыксыну уятырга тели

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бәйгенең икенче турына үтүчеләр өчен Казан театрлары артистлары нәфис сүз осталыгы буенча мастер-класс оештырачак.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәк.

«Тел югалып бара дибез, фаразлар кылабыз. Милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз дип уйлыйм. Шигърияткә багышланган кичәләребез 2005 елдан бирле оештырыла, тамашачының шигърияткә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем. Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде», — диде ул.

Айдар Фәйзрахманов «Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе. Ул сайлап алу туры онлайн үтәчәген искәртте. Икенче турда катнашучыларга мастер-класс  биреләчәкәген әйтте.

« Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», — диде Фәйзрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International