ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Цифрлы эфир телевидениесенең кайнар линиясенә кергән һәр өченче шалтырату телевизор яки приставка белән бәйле проблема буенча. РТРС белгечләре DVB-T2 приставкалары белән Топ-3 куллану катлаулылыгын тәшкил итте һәм аерым телеканаллар югалган очракта кабул итүне ничек тиз җайга салу турында лайфхаклар белән уртаклаштылар.


28
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Бу хакта Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан  Республикасы  ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.

Эшләүчеләр IOS кулланучылары өчен «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасын яңарттылар.


27
июнь, 2020 ел
шимбә

Югары технологияләр өлкәсен үзенчәлекле «салым маневры» көтә – иминият взнослары ставкасының ике тапкыр кимүе һәм ИТ-компанияләр өчен табышка салым ставкасының кимүе. Россия Президенты Владимир Путин ИТ-тармакка ярдәм итүнең яңа чараларын анонслады.

«Цифрлы алга китеш» конкурсы кысаларында «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларыннан берсе – шәхси катнашучылар өчен машина белән укыту һәм мәгълүматларны анализлау буенча онлайн – чемпионат старт алды. Бер ай эчендә аларга реаль кейслар өчен эшләүче карарлар булдырырга туры киләчәк. Җиңүчеләр ике миллион сумлык приз фонды белән бүлешәчәк һәм финалга эләгәчәк. Катнашу өчен 83 регионнан 6000нән артык белгеч заявка биргән.

Сезне 27 июнь​ ​ - Яшьләр көне​ ​ белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – барлык биектаулыларның яраткан бәйрәме. Районыбызның өчтән бер өлеше яшьләр булганы өчен генә түгел, яшьлек хисе - Биектау районының кыю һәм тырыш, батыр, яшьләргә генә хас актив ​ холкына туры килә торган күңел халәте булуы өчен дә әлеге бәйрәм безгә якын.
 


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан укучылары (8-11 сыйныфлар) һәм югары технологияләр өлкәсе белән кызыксынучы студентлар «Цифруй» төбәкара тикшеренү-гамәли эшләр конкурсында катнаша алалар. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда 2 июльдән 4 июльгә кадәр «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Чарага әзерлек тулы куәткә бара. Күргәзмәдә бөртекле культураларның, көнбагышның һәм кукурузның яңа сортларын гына түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, шул исәптән безнең Татарстан җитештерүе өчен дә техниканың киң линейкасын күрергә мөмкин булачак.

Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе. Бу хакта барысы да белә. Тик туклану кыйммәтенә генә түгел, ә кеше сәламәтлеге өчен тулы бер витаминнар һәм микроэлементлар хәзинәсенә дә ия булган продуктлар бар. Аларның иң татлысы – балдыр, мөгаен. Әлбәттә индеул безнеке, Татарстанныкы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International