ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2020 ел
җомга

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы WorldSkills һөнәри осталык чемпионатына катнашучыларны җыюны игълан итте. Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.

Күп функцияле үзәкләрнең барлык 59 бүлекчәләрендә 11-13 сентябрьдә узачак сайлауларда катнашу урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Мондый гаризаны республика халкы 8 сентябрьгә кадәр тапшыра ала.

17 августта россиянең әйдәп баручы ИТ-вузында Java программалаштыру буенча бушлай белем бирү курсы башлана. Укуларын уңышлы тәмамлаган тыңлаучылар «Ай-Теко инновацион үзәге» ИТ-компаниясенә эшкә чакыру алачаклар. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.

Биектау районында урыпҗыю кампаниясе башланып китте. «Әсән», «Ватан», «Соватех», «Битаман», «Татарстан», КФХ “Хәмдиев” хуҗалыкларында комбайннар басуга чыкты инде. Тиздән башка хуҗалыклар да урып-җыюга керешергә ниятли. Район буенча 61 урып-җыю техникасы тулы әзерлек сызыгында тора.

Биектау районы республикада тотрыклы рәвештә үсеп бара торган төбәк. Биредә халыкны лаеклы тормыш дәрәҗәсе белән тәэмин итү, нәтиҗәле, көндәшлеккә сәләтле икътисад, социаль, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрне камилләштерүгә юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру бурычлары уңышлы хәл ителә.

“Автоледи” республика конкурсының район этабы булып узды. Анда катнашучыларга җиңү хакына нинди сынаулар аша узарга туры килде?

Биектау авылында профилактик чаралар узды. Дәүләт автоинспекциясе 20-30 июль көннәрендә балигъ булмаган балаларны машинага утыртып йөртүгә бәйле Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмый калу чаралары үткәрә. ”Бала - төп пассажир!” акциясе дә шуңа кагыла. Аның барышында руль артындагыларга машинада баручы балаларга карата игътибарлы булырга кирәклеге турында искә төшерәләр һәм әлеге темага караган өчпочмаклы билгеләр тараталар.


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле биектаулылар,  дин тотучы мөселман кардәшләр!


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан онлайн-форматта уздырылган бүләкләү тантанасында мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3907 мөрәҗәгать кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International