Депутатлар игътибары үзәгендә - мәктәптә туклануны оештыруның яңа шартлары

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Социаль сәясәт комитеты һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар республикада укучыларның кайнар туклануын оештыру мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар, шулай ук берничә закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, парламент Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Фикер алышу алдыннан Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклау кысаларында балаларның туклануын оештыру мәсьәләсе узган чакырылыш депутатлары тарафыннан да каралган булган. Әлеге темага игътибар зур. Иртәгә Биектау районында Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узачак, анда мәктәптә балаларны тукландыру мәсьәләсе каралачак. Бер ай дәвамында депутатлар вәзгыять белән шәхсән танышу өчен үз округларында мәктәп ашханәләрендә булдылар.

Эш сәфәрләре нәтиҗәләре буенча депутатлар комитетка үз тәкъдимнәрен юлладылар дип белдерде Светлана Захарова.

"Узган чакырылыш белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге  шактый үзгәрде. Бүген техник җиһазлар, хезмәт хакы турында сораулар күбрәк куела, туклану сыйфатына, ризыклар төрлелегенә кагылышлы сораулар юк диярлек ", - дип басым ясады ул.

Әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаган ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, республикада 1,4 меңнән артык мәктәп булуын, аларда 450 меңләп бала белем алуын билгеләп үтте.

Кайнар туклану белән 436 меңнән артык бала (97,9%) тәэмин ителә, шуларның 209 меңнән артыгы - 1-4 сыйныф укучылары (100%), 231 меңнән артыгы - 5-11 сыйныф укучылары (96,3%). Мәктәпләрнең 85 %ында ризыкларны үзләре әзерлиләр, 15 %ында туклану  башка  оешмалар тарафыннан оештырыла.  Ризык әзерләүче 16 предприятие республиканың 17 муниципаль берәмлегендә 265 мәктәпкә хезмәт күрсәтә.

Татарстан буенча уртача туклану бәясе 51,1 сум тәшкил итә: шәһәрдә - 45,30 сум, авыл җирлегендә - 38,80 сум. 2020 елның 1 сентябреннән РФ Президенты йөкләмәсе буенча дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештырылды, аның бәясе 2021 елның 1 гыйнварыннан 53,41 сум тәшкил итә.

Узган елның мартында Татарстан Республикасы Президенты мәктәпләрдә барлык азык-төлек блокларын тиешле таләпләргә туры китерү өчен тулысынча җиһазлау бурычын куйды, дип белдерде Алсу Әсәдуллина .

"Хәзерге вакытта финанслау билгеләнгән программаны булдыру эше бара. Сүз азык-төлек блокларын реновацияләү һәм җиһазларны яңарту турында бара ", - дип хәбәр итте Алсу Асадуллина. 2021 елга 201 азык-төлек блогы билгеләнгән, аларны ремонтлауга 1 миллиард сумнан артык акча җибәреләчәк. Министрлык бәяләвенчә, барлык җиһазларны ремонтлау һәм мәктәп ашханәләрен реконструкцияләү өчен якынча 3 миллиард сум таләп ителә.

2020 елның февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында ата-аналарның республика советы төзелгән, аңа Татарстан Республикасының барлык муниципалитетлары вәкилләре кергән. Республиканың барлык мәктәпләрендә дә туклануны оештыру мәсьәләләрен оператив хәл итү максатында ата-аналар контроле оештырылган.

2020 елда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан 436 мәктәптә планнан тыш тикшерү уздырылган, шуларның 57 ендә хокук бозулар ачыкланган. Хокук бозуларны бетерү өчен оператив чаралар күрелгән. Тикшерүләр нәтиҗәләре һәм чаралар турында җентекләбрәк Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы күзәтчелеге бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева сөйләде.

Алсу Асадуллина билгеләп үткәнчә, мәктәп туклануы сыйфатын бәяләү буенча министрлык тарафыннан “кайнар линия” ачылган.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, кайнар ризык белән тәэмин ителә торган укучылар саны арту сәбәпле ашханәләрдә эшләүчеләрнең эш күләме арткан, әмма   хезмәт хакы элеккеге дәрәҗәдә калган.

Фикер алышуда Татьяна Ларионова, Лилия Маврина, Светлана Захарова, Алексей Созинов, Владимир Вавилов, Рөстәм Мөхәммәдиев, Илшат Әминов, Рауфаль Мөхәммәтҗанов, Артем Прокофьев, Людмила Рыбакова катнашты.

Сүз дөрес туклану культурасын формалаштыру, укучылар һәм ашханә хезмәткәрләре санының бердәм нормативларын эшләү, бөтен республикага мәктәп туклануын оештыру буенча муниципалитетларның алдынгы тәҗрибәсен тарату, хосусый мәктәпләр укучыларына бушлай кайнар туклану мөмкинлеген булдыру турында барды.

Утырыш барышында республика буенча өйдә торып белем алучы 650 башлангыч сыйныф укучысының кайнар туклану өчен компенсация алмавы мәгълүм булды, чөнки федераль дәрәҗәдә мондый механизм юк. Светлана Захарова фикеренчә, мәсьәләне хәл итү өчен РФ Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки гражданнарның ташламалы категориясен финанслау федераль үзәк вәкаләтләренә карый. Әмма, Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, өйдә белем алучы башлангыч мәктәп укучылары өчен кайнар туклануны компенсацияләү өчен республика бюджетында акча бүлеп бирелә. Шуңа бәйле рәвештә мәсьәләне хәл итү өчен кирәкле механизм булдырырга кирәк, дип саный ул.

Фикер алышу барышында Лилия Маврина мәктәп ашханәләренә эшкә кулинар училищеларны тәмамлаган егетләрне армиядә хезмәт итүнең альтернативалары сыйфатында җәлеп итәргә мөмкин дип саный. Алсу Асадуллина билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Хәрби комиссариаты белән берлектә фикер алышачаклар.

Депутатлар мәгълүматны игътибарга алды.

Фикер алышу ахырында Светлана Захарова, утырыш барышында килгән тәкъдимнәр ике комитет тарафыннан эшкә алыначагын һәм ТР Дәүләт Советы Президиумына җибәреләчәген билгеләп үтте.

Аннары Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга югары уку йортларында күзәтчелек советларының вәкаләтләрен һәм попечительләр советларын төзү үзенчәлекләрен киңәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын, шулай ук һөнәри белем бирү өлкәсендә һөнәри стандартлар куллануны җайга салуны камилләштерү өлешендә карады.

Социаль сәясәт комитеты әгъзалары шулай ук федераль закон проектлары, шул исәптән - "Сугыш чоры балалары турында" федераль закон проекты турында да фикер алыштылар.  Документ 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган һәм Бөек Ватан сугышы елларында СССР территориясендә даими яшәгән РФ гражданнарын "Сугыш чоры балалары" дип билгели. Шулай ук социаль ярдәм чараларын билгеләү тәкъдим ителә.

"Социаль сәясәт комитеты һәм республика парламенты һәрвакытта да сугыш чоры балаларының мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән закон инициативаларын хуплый", - дип билгеләде Светлана Захарова, шул ук вакытта социаль ярдәм чаралары күрсәтү шартлары һәм аларны финанслау тәртибе өлешендә закон проектын алга таба да эшләп бетерү зарурлыгына игътибар юнәлтте.

Парламентарийлар әлеге закон проектын хуплады.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International