Шашка уены дөньяда спортның бик популяр төре булмаса да, Биектау районында аңа мөкиббән киткән кешеләр байтак. Әле шушы көннәрдә генә шашка буенча республика турниры булып узды.
«Ата-ана булу бәхете» социаль проекты «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган күп кенә проектларның берсе. Әлеге проект 2019 елда социаль проектлар бәйгесендә грантка ия булган иде.
Укытучылар көне алдыннан без бәйге игълан иттек һәм аның барышында һәркем дә үзенең яраткан укытучысы турында редакциягә мәкалә язып яки видеоматериал әзерләп җибәрә алды. Номинантлар 7 кеше булды. Аннары ике тәүлек тавыш бирү барды. Анда биектаулылар укытучыларның берсе өчен үз тавышларын бирә алдылар. Җиңүче кем булды соң?
Соңгы вакытта һөнәри бәйрәмнәрне район хакимиятендә зурлап билгеләп үтү матур гадәткә керде. Күптән түгел районның үзәк мәдәният йортына мәгариф хезмәткәрләре Укытучылар көнен билгеләп үтәргә җыелды.
1 декабрьдә Бөреле авыл җирлегенә караган Сосновка авылында җәнлекләрдә котыру чире белән бәйле булган карантин тәмамлана. Әмма бер шарт белән: бу вакытка кадәр авыл җирлегендә котыру чиренең яңа очрагы ачыкланмаса. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы мәсьәләгә багышланган Указга кул куйды.
Көз җитте, димәк, хәрби хезмәткә алу комиссиясе дә үз эшен башлап җибәргән дигән сүз. Оборона министрлыгы эшендә агымдагы ел аеруча үзенчәлекле. Һәм бу ниндидер мөһим вакыйгалар, даталар белән түгел, ә билгеләп куелган зарури кагыйдәләр белән бәйле. Коронавирус инфекциясе тормышның гадәти тәртибен үзгәртте. Армиягә чакырылучыларның сәламәтлегенә Оборона министрлыгында бүгенге көндә аеруча зур игътибар бирелә, хезмәтне башлап кына җибәргән чорда бигрәк тә, чөнки бу киләчәктә хезмәтнең ничек узуына, алга куелган бурычларны хәл итәргә сәләтле армия оешуга йогынты ясаячак.
5 нче октябрьдә Биектау станциясенең Зеленая урамындагы Виктор Егоров яшәгән йортка мемориаль такта кую уңаеннан тантаналы чара булып узды. Мондый истәлекле очрашуга аның белән бергә эшләгән кешеләр, хезмәттәшләре, ветераннар һәм дуслары җыелды. Тантаналы ачылыштан соң кунаклар, хезмәттәш, дус һәм яхшы кеше буларак, Виктор Никифоровичны искә алу өчен Биектау музеена килделәр.
Биектау авылындагы урманянгын станциясендә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләргә урманнарны эшкәртүдә һәм карауда ярдәм итә торган техника тапшыру чарасы үткәрелде. Анда ТРның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстанның урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Биектау районының Мүлмә авыл җирлегендә 390 башка исәпләнгән заманча сөтчелек комплексы ачылды. “Татарстан” агрофирмасындагы яңа ферма заман таләпләренә тулысынча җавап бирә: ул микроклимат, автоэчертү һәм чистарту системалары белән җиһазланган. Әлеге тантанада Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Биектау районының Чернышевка авыл җирлегендә яңартылган модельле авыл китапханәсе ачылды. Быел ул “Мәдәният” милли проекты кысаларында модернизацияләнде. Китапханә ачылышында Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстанның Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова һәм Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.