Агымдагы ел башыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре гамәлгә кертелде. Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак. Электрон кенәгәләргә күчү акрынлап тормышка ашырылачак. Әмма кәгазь кенәгәләргә күнеккән гражданнарны цифрлы хезмәт кенәгәсе бераз гына сагайта һәм аларның күбесендә нигезле сораулар туа. Шуны күздә тотып, без ТР Пенсия фондының Биектау идарәсе иминиятләштерүчеләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Лариса Галләмовадан халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтендек.
Урман - илебезнең төп байлыкларыннан берсе. Шунлыктан республика җитәкчеләре агачларны кисү һәм ташу кагыйдәләренең җиренә җиткереп үтәлүен һәрчак игътибар үзәгендә тота. Татарстанның урман хуҗалыгына кагылышлы тәртип бозуларга юл куймау максаты белән төрле чаралар уздырылып тора. Мондый вакыйгалардан Биектау районы да читтә калмый. Әле күптән түгел генә агач ташуда намуссыз эш итүчеләрне ачыклау буенча районда рейд үткәрелде.
Чистарту корылмасы базасында Биектау коммуналь челтәре ясап куйган яңа кечкенә фермада шушы көннәрдә сөйкемле өч нәни йомгак - шук-шаян тиеннәр яши башлаган. Шушындый җитди җитештерү объектында урман кунакларына да урын табылыр дип кем уйлаган? Әмма коммуналь челтәр өчен бу район куллана торган суларны чистарту гына түгел, яңалык уйлап чыгару мөмкинлеге дә. Нәни җәнлекләр яшәячәк мохит тудыру. Шундый кечкенә ферма Чернышевкада да барлыкка килгән.
Биектауда яшәүче бер ират үзе яшәгән йорт янындагы яшел “утрау”ны юкка чыгарудан саклап калган. Моңа ничек ирешүен пенсионер үзе сөйләде.
“Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру барышында “Казан арты” паркында яшь агачлар утырттылар. Хәзер “Казан арты” паркында 2017 нче елда нигез салынган Гадел хөкем аллеясын 60 төп каен агачы бизәп торачак. Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләренең сизгер җитәкчелеге астында алып барылган әлеге чарада республиканың Югары суды һәм Биектау районы башкарма комитеты коллективлары катнашты.
Район җитәкчеләре өлкәннәр турында һәрдаим кайгыртып торалар. Ялгыз яшәүче гражданнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан хәйрия рейд уздырылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр белән берлектә Биектау районының ялгыз яшәүче өлкән кешеләренең өйләренә янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар куйдылар.
2019 елдан почта җибәрүләрен тапшыру турында электрон хәбәрнамәләр кулланучы Россия Почтасы клиентлары саны 16,5 тапкырга артты. Хезмәт күрсәтүдән файдаланучы эре оешмалар арасында - Югары Суд, Россия Федераль салым хезмәте, Россия Пенсия фонды, шулай ук финанс, иминият һәм башкалар.
2018 елда Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы белән берлектә Digital Start белем бирү платформасы эшли башлады. Быел Технологик эшмәкәрлек нигезләре буенча онлайн-курс барлык теләүчеләр өчен дә ачык.
2020 елның беренче тугыз аенда республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 2019 ел белән чагыштырганда, хәйриягә өч тапкыр күбрәк акча биргән.
Сентябрь аеннан республикада яшәүчеләр суд белгеченә Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла алалар. Бер ай эчендә «Чиратка язылу» хезмәте белән 220 татарстанлы файдаланган.