ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Россия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасы флагманнарының берсе булган «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсының Гранд – финалы нәтиҗәләре билгеле булды. Тормышка ашыру өчен барлыгы 13 ИТ-карар билгеләнгән, алар арасында Татарстан командасын эшләү дә бар.

Биектау районында 1 нче декабрьдә башланып киткән “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия марафоны тәмамланды. “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге аны 11 нче ел рәттән уздыра. Быел, һәр нәрсәдәге кебек, бу чараның да уздырылу алымын үзгәртергә - гадәткә кергән хәйрия концертларына һәм күмәкләшеп очрашуларга вакытлыча “юк” дип әйтергә туры килгән. Акция барышында марафонда катнашучы, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен акча җыйдылар. Аңа битараф булмаган биектаулыларның барысы да кушылды. Акция тәмамлангач, савытлар ачылды һәм анда җыелган акчалар марафонда катнашкан 10 гаиләгә бүлеп бирелде. Араларында Ибәтуллиннар гаиләсе дә бар иде.

Биектау районы волонтерларына риясыз һәм эчкерсез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән ирекмәннәргә Рәхмәт хатларын башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин тапшырды. Волонтерлык хәрәкәте әле язын, пандемиянең беренче дулкыны вакытында ук оештырылган иде. Хәзер ирекмәннәргә тагын ихтыяҗ туды. Алар коронавирус инфекциясе белән авыручыларга бушлай медикаментлар китерәләр. Аеруча актив 16 волонтер бүләкләүгә тәкъдим ителде.

Күчмә бригада фельдшеры Илдар Мостафин ашыгыч медицина ярдәме станциясендә ел ярым эшли, шуларның ярты елы пандемия чорына туры килгән. Аның һәр эш сменасы бер үк төрле башлана - телефоннан хәбәр килеп ирешүгә үк ул тиз генә җыена да, тиешле адрес буенча юлга да чыга.

Без мәктәпләрдә укучыларны ничек тукландыруларын тикшерү турындагы язмаларыбызны дәвам иттерәбез. Бу юлы Биектау районындагы тагын бер мәктәптә булдык.

Ел саен 9 нчы декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Биектаулылар да нәкъ менә шушы көнне районыбыз геройларына - хәрби һәм хезмәт казанышлары белән Биектау районына дан-шөһрәт китергән тугыз кешене хөрмәт белән искә алдылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары да искә алынды.

Яңа ел якынлаша, дуслар. Ә Яңа елның төп билгесе - яшел чыршы. Кыш бабай да күптән килеп җитте инде, чыршылар бизәп йөри. Районда беренче елка “Казан арты” паркына урнаштырылды. Димәк, елкалар, Кыш бабайлар, Кар кызлары парады башланып китте. “Казан арты” паркында парад 10 декабрьдә узды. Чыршы янына берьюлы дистәләгән Кыш бабай һәм берсеннән-берсе чибәр Кар кызлары килде.


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Моннан нәкъ сигез ел элек Россиянең алдынгы ИТ-вузларының берсе Иннополис университеты беренче тапкыр үз ишекләрен ачты.

Тавышлы ярдәмчесе Алисә ярдәмендә хәзер үзеңнең юлламаңның статусын, индексны, почта бүлегенең эш вакыты һәм адресын белергә, шулай ук төп почта хезмәтләре буенча консультация алырга мөмкин.

Ике атна эчендә COVID-19 мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен яңартылган кайнар линия эше барышында контакт-үзәккә татарстанлылардан 15 329 шалтырату килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International