Бөреле авыл җирлегендә төзелеш эшләре тукталып тормый, активлаша гына бара. Бу юлы Кирилловка авылында юл-ремонт мәсьәләләре кузгатылды. Авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаутдинов сүзләренә караганда, Шумлянка елгасы аша күпер федераль программа кысаларында быел төзелеп бетәчәк.
Күпер, әлбәттә, кирәк. чөнки искесе авылны тышкы дөнья белән тоташтыру бурычын үти алмый башлаган. Язгы ташкын вакытында ул үзе куркыныч чыганагына әверелгән, Кирилловкада яшәүчеләр икенче як ярга чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм булганнар.
Шумлянка елгасы 3-4 метрга кадәр күтәрелергә мөмкин. Быелгы язда вакытлыча куелган кичүне дә су баскан. Кирилловка халкына әйләнеч юлдан йөрергә туры килгән. Яңа күпернең проектын төзүчеләр, корылманы су басмасын өчен, биеклекне 1 метрга күтәрергә дигән карарга килгәннәр. Моннан тыш, әлеге күперне авылдагы төп урамдагы калкулык белән дә тоташтырырга уйлыйлар. Димәк, күпергә төшү юлы текә булмаячак.
Сосновкадагы тагын бер күперне ремонтлау төгәлләнүгә эшчеләр башлаган эшләрен дәвам иттерәчәкләр. Машина юлының “Ташлы КавалСосновка-Бөреле” участогындагы эшләр киләсе атнада төгәлләнәчәк. Анда Казансу елгасы аша озак көтелгән күпер файдалануга тапшырылачак.
Без моңа кадәр Сосновкада күпер төзелешенең 2020 елның август аенда башлануы турында язган идек инде. Аны, аварияле дип танып, берничә айга яптылар. Чөнки күпернең яртысында диярлек бик зур ярык хасил булган иде. Башта машиналарның авырлыгына - тонналарга карап чикләүләр кертелде һәм шуның нәтиҗәсендә күпер ярылудан туктады. Аннары аннан йөрүне бөтенләй тыйдылар. Анда ремонтлау эшләре узган елның августында башланды. Ноябрь аенда күпердән йөрү рөхсәт ителде. Берничө көннән ул тулысынча файдалануга тапшырылачак һәм Бөреле авыл җирлеге картасында тагын бер әзер төзелеш объекты пәйда булачак.
Энҗе ГАРӘФИЕВА