«Бердәмлек» үзәге Корбан бәйрәме алдыннан ачылачак

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Тиздән, 19 июльдә, Биектау районында яңа мәчет ачылачак. Ул “Бердәмлек” дип атала. Биредә зур гына мәдрәсә ачырга да ниятлиләр. Мәчетмәдрәсәләр гомергомергә телне, горефгадәтләрне, динне саклап килә торган изге урын саналган. Соңгы елларда Татарстан башкаласында гына түгел, районнарда да күп санда мәчетләр ачылды, мәдрәсәләр оештырылды. Мөселман уку йортлары мәчетмәдрәсәләребезне әзерлекле кадрлар белән тәэмин итүдә төп рольне уйнарга тиеш, диләр дин әһелләре.

“Бердәмлек” мөселман мәгариф үзәгенә 2014 елда нигез салынды. Изге гамәлләр өчен халкыбызның акча күчерүе - электән килгән горефгадәт. Үзәк төзү нияте тугач та, иганәчеләр акча белән дә, төзелеш материаллары белән дә ярдәм күрсәтә башладылар.

“ Т ө з е л е ш э ш е н ә районның барлык халкы ярдәм итте. Кемдер 100 сум, кемдер миллионнар бирде. Шулай итеп, яшекарты мәчет төзелешенә үзенең өлешен кертергә тырышты. Бүген аларның барысына да зур рәхмәтләр ирештерәсе килә”, - дип билгеләп үтте Фәрит хәзрәт Шәрәпов.

Мөселман мәгарифе үзәге төзелеше һәркемнең күз уңында булды. Район җитәкчелеге аның һәр квадрат метрына аерым игътибар күрсәтте. 2016 елда “Казан арты” паркындагы бу үзәктә мәдрәсә барлыкка килде. 2018 елда мәчетнең дүрт манарасына алтын төсендәге ярымай урнаштырылды. Мәчеттә төзелеш эшләрен район осталары алып барды.

2019 елда район җитәкчелеге кабат иганәчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу вакытта мәчетнең э ч к е б и з ә л е ш е н ә , т ы ш к ы б и л ә м ә л ә р е н төзекләндерүгә матди ярдәм кирәк булды. Мәчет Аллаһ ризалыгы өчен төзелгәнен белгән райондашлар монда да җавапсыз калмады. Пәйгамбәребез: “Кем дә кем изге йорт төзүгә үз өлешен кертә и к ә н , Р а б б ы б ы з а ң а җәннәттә йорт төзер” дип сөендерә. Соңгы ике елда изге йортны төзүгә бик күпләр үз өлешен кертте. Мәчет һәр яктан мәһабәт килеп чыкты. Аның беренче катында ирләр һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре урнашкан. Мәдрәсәдә 5 сыйныфта берьюлы 60 бала укый алачак. Шунда ук аш бүлмәсе, йокы бүлмәләре, конференц-зал булдырылган.

Моңа кадәр Биектау тимер юл станц и я с е б и с т ә с е н д ә г е мәчет районның үзәк мәчете булып хезмәт итте. «Бердәмлек» яңа мөселман үзәге ачылгач та яңа мәчет районның үзәк мәчете булып саналачак. Биредә мөселман бәйрәмнәре уздырылачак, намазлар укылачак, мәдрәсә эшләячәк. Быелгы Корбан гаете намазын да яңа мәчеттә укырга ниятлиләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International