Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ВКС режимында 2020 елга эш йомгакларын ясау һәм республика моношәһәрләрен үстерү перспективалары буенча түгәрәк өстәл узды. Чара Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәислегендә узды. Анда КУЭ корпорациясе, Сәнәгатьне үстерү фонды, Моношәһәрләрне үстерү фонды, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру: тәҗрибә, нәтиҗәләр, проблемалар, чишелеш юллары» темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Чара ведомствоның проект офислары, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе, шулай ук Түбән Новгород өлкәсендә төбәк проект офисы җитәкчесе Александр Соловьев катнашында узды.
Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең ВКС форматында узган утырышында 2021-2022 елларга кече һәм урта эшкуарлык субъектларын финанслауны үстерү, «Процесслар фабрикасы» эше һәм башка мәсьәләләр сөйләштеләр.
Эшкуар йортында «Казан агломерациясе территорияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары һәм аның иҗтимагый инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеше» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада агломерация үсеше буенча Россиянең һәм Татарстанның әйдәүче экспертлары, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Республикада балалар онкологиясе үзәген төзи башлаганнар һәм җиде яңа ФАП ачылган.
«Перезагрузка» микрозаймы элеккечә Татарстанда иң кирәкле финанс программаларының берсе булып кала бирә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика бизнесы 509 млн. сумлык ярдәм алган.
Россия почтасы республиканың иң күп укучы районнары рейтингын төзегән. 2020 елның 2 яртыеллык нәтиҗәләре буенча Актаныш, Әлки һәм Чирмешән районнарында яшәүчеләр вакытлы матбугатны активрак яздыртып алганнар.
Гыйнвар уртасыннан башлап республика халкы COVID-19дан вакцинациягә 122 Бердәм кайнар линия номеры һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла ала. Бүгенге көндә контакт-үзәк операторлары вакцинацияләүгә 1 866 гариза кабул иткән, ә портал аша Прививкага 1 212 кеше язылган.
Республикада укучыларның цифрлы ярдәмчесе – «Мин – мәктәп укучысы» сервисының яңартылган версиясен тестлау башланды. Кушымтаның яңа функционалы белән беренче булып республиканың төрле районнарыннан 500 бала танышты.
Россия Почтасы һәм «Сколково» фондының икенче корпоратив Акселерация программасында катнашу өчен стартаплар сайлап алу башланды. Унбиш яшь инновацион компания финанслау ала, иң яхшы экспертлар белән эшли, пилот проектын башлап җибәрә һәм бизнесны илнең эре логистика компаниясе белән бергә масштаблый ала.