ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген фермер хәрәкәтенең 30 еллык юбилее кысаларында «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясенә бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә премия алдылар. Алар арасында Лениногорск, Саба, Теләче, Менделеевск һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сыра кайнату арпасы җитештерү буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «EFES» ЯАҖенең сыра кайнату компаниясе, «РАЦИН» АҖ вәкилләре, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре катнашты.

Эшкуарлар йортында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында экспорт эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының кече һәм урта предприятиеләре өчен ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» республика конкурсында 2020 ел йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Биектау районындагы Җиңү паркында кышны озату, язны каршы алу уңаеннан Нәүрүз бәйрәме узды. Гадәттә, Нәүрүз билгеле бер тәртиптә, язгы көн белән төн тигезлеге көненә туры килүенә бәйле рәвештә үткәрелә. Бәйрәмнең төп йолалары матур итеп киенеп, Яңа ел теләкләре әйтеп, бергәләшеп өйдән өйгә йөрүгә кайтып кала. Анда күбесенчә балалар катнаша, еш кына өлкәннәр дә кушылып китә. Өй хуҗалары аларга пешкән күмәчләр, крендельләр һәм башка тәм-томнар бирәләр. Әлеге бәйрәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарында, авыл һәм район бәйрәмнәрендә чагылыш таба.

Мәктәп балалары яз килүгә сөенеп туя алмыйлар, чөнки озакка сузылган кышлардан соң, ниһаять, көтеп алынган каникуллар җитте. Әмма бу чыгарылыш сыйныф укучыларына кагылмый. Аларга тырыша-тырмаша имтиханнарга әзерләнергә кирәк. Биектау мәктәпләрендә белем алучыларны рус теле һәм математика буенча сынап карау имтиханнары көтә. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен БДИ һәм ТДИ тапшыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә. 2021 нче ел да башкаларыннан аерылып тормый. Безнең Биектау районының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Яруллина белән сөйләшү төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру системасындагы үзгәрешләр турында.

ГТО комплексына нигез салынган көнгә быел 90 ел булды. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару физик яктан гына канәгатьләнү хисе бүләк итеп калмый, ул уй-фикерләрне дә сафландырып җибәрә. Безнең мультимедиа редакциясе коллективы әлеге юбилей датасын игътибар үзәгеннән читтә калдыра алмады. Журналистлар ГТО нормалары тапшырдылар.

Кама Тамагы районы Каратал авылында яшәүче, һөнәре буенча укытучы, 52 яшьлек Җәмилә Йосыпова короновирус авыруыннан көчкә котылган. Ул үзенең башыннан үткән хәлләрне сөйләде.

19 март - Россия хәрби диңгез флоты тарихында үзенчәлекле көн. Моннан 115 ел элек император Николай II 1902 - 1905 елларда су астында уңышлы гына хезмәт итеп килгән, мина йөртә торган 20 су асты көймәсен аерым хәрби көч итеп формалаштыру турында Указга кул куя. Су асты көймәләре, нигездә, хәрби корал итеп кулланыла. Хәрби моряк исемен горур йөрткән, су асты көймәләре дивизиясендә хезмәт иткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән ир-егетләр 19 мартны да үзләренең бәйрәмнәре итеп кабул итәләр. Бу чын ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгезләр, океаннар романтиклары бәйрәме.

«Созвездия-Йолдызлык» XХI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале   зур бер миссия үти – яшь талантларга тормышка юл ача. Мондый энҗеләрне эзләп табып, аларга олы сәнгатькә сукмак ачу моннан 21 ел элек башланган иде. 

Мәктәп диварларында балалар өчен кызыклы мәгълүмат күбрәк булган саен, балаларның белем һәм интеллектуаль дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак була. Биектау районының 1 нче урта мәктәбе укытучылары нәкъ менә шундый фикердә. Көн саен, сәгать саен күз төшеп торган мәгълүмат бала күңеленә ныграк сеңеп кала. Мәктәптә диварларның берсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап эшләнгән. Ул заманча, QR-кодлар белән эшләнгән һәм үзенә бик күп мәгълүмат туплаган. Биредә Татарстан Республикасында дус-тату яшәүче төрле милләт вәкилләре турында фотолар, алар турында белешмәләр тупланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International