Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагы ветеранын медаль белән бүләкләде

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы ветераны Илдус Рахмановны 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

”ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисадый куәтен ныгытуга зур  өлеш  керткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнарны бүләклиләр.

Илдус Рахманов - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының элеккеге урынбасары. Ул Россия  Федерациясенең һәм Татарстан  Республикасының  күпсанлы  дәүләт бүләкләренә ия, алар  арасында Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, «Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» көмеш медаль, «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме бар.

Марат Җәббаров, Илдус Рахмановны юбилее белән котлап, аңа  республика һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Министр юбилярга нык сәламәтлек,  хәерле  озын гомер,    иминлек һәм  тормышында  уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International