Апрельнең соңгы шимбәсе быел Бөтенроссия өмәсе белән билгеләп үтелде. Илебезнең барлык төбәкләре дә территорияләрне җыештырырга чыктылар. Татарстан да бу эштән читтә калмады. Биектау районында экологик акциягә 124 авылның һәркайсы да кушылды. Төп җыештыру эшләре административ үзәктә барды.
“Биектау” спорт комплексына Татарстанның 7 муниципаль берәмлегеннән йөздән артык спортчы җыелды. Анда ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасының ел да үткәрелә торган Кубогы булып узды. Кубокны яулау өчен төрле үлчәү категорияләрендә 16 яшькә кадәрге үсмерләр көч сынашты. Әлеге ярышлар Биектау районында 2014 елдан бирле уздырыла. Бәйге Халыкара класстагы спорт мастеры, Европа чемпионы һәм Олимпия уеннарында катнашкан Сергей Тимофеев исемен йөртә.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вактын татарның. Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Габдулла ТУКАЙ
19 нчы апрельдә халыкның мәшгульлек дәүләт Үзәге 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1991 нче елның 19 нчы апрелендә “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында”гы закон кабул ителгән һәм тиешле хезмәт оештырылган.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атналыгы үткәрелә. Аның төп максаты - йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.
Биектау районы «Әсән» хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Татарстан Республикасында әйдәп бара торган предприятиеләрнең берсенә әверелде. Хуҗалык күп итеп ит, сөт җитештерә, игенчелек өлкәсендә дә башкалар белән уртаклашырдай яхшы тәҗрибә тупланган. Күптән түгел “Әсән” хуҗалыгы базасында район агрономнарының семинаркиңәшмәсе узды.
Биектауның фигуралы шуу остасы Сәидә Закирова Түбән Новгородтан алтын медаль алып кайтты. Анда фигуралы шуу буенча В.Л.Серебровский истәлегенә Бөтенроссия ярышлары булды. Сәидә - Татарстаннан Россиянең иң яхшы фигуралы шуу осталары унлыгына кергән бердәнбер спортчы. Юниор кыз спорт мастеры нормативларын үтәгән. Хәзерге вакытта ул ял көннәрендә узачак ярышларга әзерләнә. Спорт мәктәбе тиздән Сәидәгә спорт мастеры исемен бирүгә документлар әзерли башлаячак.
26 апрельдә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Халык киләсе елның масштаблы реконструкция программасына нинди ишегалларын һәм иҗтимагый киңлекләрне кертүне үзләре хәл итә алачак.
Шимбә көнне, 24 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казаннан 14 яшьлек Мария Белякованың гадәти булмаган хыялын тормышка ашырды. Кыз бала туңдырма фабрикасына барып, балалар да, өлкәннәр дә ярата торган татлының ничек җитештерүләрен күрергә хыялланган.