ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга

Биектау муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – хәрби-патриотик тәрбия турында “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Владимирова сөйләде.

Һөнәр кешенең холкына йогынты ясый. Монысы – бәхәссез. Көн саен кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек белән очрашып торгач, игелекле, сизгер күңелле, игътибарлы булып калу мөмкинме икән? “Мөмкин генә түгел, кирәк, – ди судья Харис Вәлиуллов. – Юкса мондый һөнәр иясе була алмыйсың”.

Коррупциянең барлык төрләренә каршы көрәшү – дәүләтебез һәм республика эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Питрәчтә узган зона киңәшмәсендә сүз хакимият органнарына, матбугат һәм җәмәгатьчелеккә бу афәткә каршы тору өчен бергәләшеп эшләү зарурлыгы турында барды. Биектау районыннан анда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нияз Әхмәтҗанов һәм “ТАТМЕДИА” ААҖ филиалы директоры Габдулла Галләмов катнаштылар.
Бүгенге көндә Дөбъяз авылында яшәүче Садрый Гарәфи улы Гарәфиев Бөек Ватан сугышына 1944 елның ноябрендә алына. Ленинград өчен барган бәрелешләрдә катнаша, Белоруссия территориясендә дә сугыша.
Табигатьнең аеруча сакланыла торган территорияләренең экологик әһәмиятен пропагандалау, шулай ук яшь буында Татарстан Республикасының табигый мирасына  сакчыл  мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, 2014 елның 24 мартыннан 23 маена кадәр “Табигатьтә су яшәү өчен кирәк” шигаре белән “Парклар маршы-2014” дип аталган табигатьне саклау акциясе уздырыла.
Казанның “Баско” боз сараенда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары өчен хоккей киемнәре комплектлары алуга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыру булды. Бәхетлеләр арасында Биектау районы да бар иде.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яз – елның иң матур вакыты: көннәр озая, кояш җылыта, һава торышы шатландыра, табигать кышкы йокыдан уяна... Әмма яз куанычтан тыш язгы ташу сыйфатында күңелсезлекләр дә алып килергә мөмкин.
Мәдәният хезмәткәрләре көне – кешеләргә шатлык, күтәренке кәеф бүләк итүчеләр бәйрәме.

23
март, 2014 ел
якшәмбе
Казанның бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә  1996-1997 нче елгы юниорлар арасында  бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Без 1 нче Биектау мәктәбенең 4 нче сыйныфында рус төркемендә укыйбыз. Безнең мәктәптә дә төрле кызыклы чаралар уза. Аларның берсендә без дә катнаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International