Җырлы-биюле уеннар

2014 елның 23 марты, якшәмбе





Без 1 нче Биектау мәктәбенең 4 нче сыйныфында рус төркемендә укыйбыз. Безнең мәктәптә дә төрле кызыклы чаралар уза. Аларның берсендә без дә катнаштык.


Татар халкының җырлы-биюле уеннары белән таныштык. Бу уеннарны без татар теле укытучылары Марсилә  Ризвановна һәм Лилия Дамировна белән уйнадык. “Без, без, без идек...”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Капкалы”, “Җиләк җыям, как коям” уеннары бигрәк тә ошады. Алар ярдәмендә без татар халкының җырларын һәм биюләрен өйрәндек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Туган телебез рус теле булса да,  безгә татар теле дәресләре һәм бәйрәмнәре бик ошый. Без бик шатланып аларда катнашабыз.

 

 


 


Анастасия Варламова, Катарина Гараева, 1 нче Биектау мәктәбенең 4 б сыйныфы укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International