Һөнәр кешенең холкына йогынты ясый. Монысы – бәхәссез. Көн саен кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек белән очрашып торгач, игелекле, сизгер күңелле, игътибарлы булып калу мөмкинме икән? “Мөмкин генә түгел, кирәк, – ди судья Харис Вәлиуллов. – Юкса мондый һөнәр иясе була алмыйсың”.
Харис Хасимҗан улы юкка гына болай дип әйтмидер шул. Биектау районында 27 ел судья булып эшләү дәверендә ул йөзләгән эш караган, ә аларның һәрберсендә – язмышлар, кешеләрнең бәлаләре, үтенечләре, гаделлек эзләве. Эшне тәфсилләп, төрле яклап өйрәнгәч кенә, закон һәм үз тәҗрибәңә таянып карар чыгарып була бит.
Юрист булганчыга кадәр Харис Вәлиуллов үткән тормыш мәктәбе бер дә җиңелләрдән түгел. Чувашия республикасының Козловка районындагы татар авыл Кармышта туып үсә ул. Ике кечкенә малайны ятим калдырып, әтиләре үлеп китә. Әниләре Гөлсания апа улларын хезмәт сөючән, намуслы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Кечкенәдән үк өйдәге бөтен ирләр эше алар өстенә төшә. Җәйләрен, таңнан торып, печән чабалар, утын әзерлиләр, бакча сукалыйлар. Мәктәпне тәмамлагач, Харис Казанга туганнары янына килә. Әнисенең абыйсы “Казанхимстрой”да бригадир була. Шулай итеп, Харис Вәлиулловның хезмәт биографиясе “Оргсинтез” заводын төзүдән башлана. Тулай торакта яши, штукатурчы һөнәрен үзләштерә. Тырыш, һәр эштә башлап йөрүчән комсомол коллективка тиз кереп китә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлый. Район карамагында эшләп килүче БКДга (сугышчан комсомоллар дружинасы) языла. Милиция хезмәткәрләре белән бергәләп, эшче яшьләр җәмәгать урыннарында кизү тора, тәртип бозучыларны тоткарлый. Тора-бара Вәлиуллов штаттан тыш милиция хезмәткәре булып китә.
– Минем беренче остазларым Илфар Билалов белән Ринат Шәйхетдинов иде. Соңрак алар икесе дә РОВД (район эчке эшләр бүлеге) начальниклары булдылар, – дип искә төшерә Харис Хасимҗан улы. – Алар үрнәгендә миндә юрист һөнәре белән кызыксыну, хөрмәт уянды.
Нәкъ шул елларда ул спорт белән чынлап торып шөгыльләнә башлый да инде. Завод тулай торагының яхшы спорт залы була, буш вакыты табылуга, егет кичләрен самбо өйрәнергә йөри.
Озакламый армиягә китәр вакыт та килеп җитә. Язмыш аны еракка, Байкал артына илтеп ташлый. Анда ул артиллерист булып хезмәт итә. Чыдам, көчле, эшсөяр егет армия сынауларын җиңел уза, кыска гына вакыт эчендә хәрби әзерлектә иң яхшылардан санала башлый. Армиядә чакта Харис Вәлиуллов партиягә керә. “Партиягә рядовой солдатны кабул итәбез. 15 елга бары икенче генә очрак бу”, – ди партия комиссиясе рәисе.
Армиядән егет юристлыкка укырга дигән ныклы ният белән кайта. КДУның юридик факультеты студентына әверелгәндә, ул инде тормыш тәҗрибәсен шактый туплаган була. Харис Хасимҗан улының хатыны Рәшидә Рәфыйк кызы да шул ук факультетны тәмамлый. Бер-берсенә ярдәм итә-итә, алар бергәләп балалар үстерәләр, хезмәт баскычыннан югарыга күтәреләләр. Озак еллар җаваплы вазыйфаларда эшләп, Рәшидә Рәфыйк кызы районда һәм республикада югары постлар били. Ә Харис Хасимҗан улы һәрвакыт гаиләнең терәге була.
Биектау халык суды судьясы итеп билгеләнгәнче, Харис Хасимҗан улы социаль тәэминат бүлегендә инспектор, партия райкомында инструктор булып эшли. Кешеләр белән аралашырга өй-рәнү өчен бәяләп бетергесез мәктәп була бу. 1996 елда аны район суды рәисе итеп куялар. Гади генә еллар түгел. Икътисадта вәзгыять катлаулы булганлыктан, законнар да, кешеләрнең әхлакый һәм матди байлыкка мөнәсәбәте дә үзгәреш кичерә. Аеруча катлаулы, четерекле һәм гаугалы эшләрне нәкъ менә суд рәисе Вәлиуллов үз өстенә ала. Озак вакытка бөтен Крутушка бистәсен куркуга салган җинаятьчеләр төркеме эше үзе генә дә ни тора! Бу җинаятьчел төркем талаудан да, көчләүдән дә тайчанмый. Барлык вакыйгаларны, эшләрне җентекләп өйрәнгәннән соң, район суды төркем башлыгына да, аның иярченнәренә дә катгый хөкем карары чыгара. Соңыннан алар күпме генә шикаять белдермәсеннәр, Җинаятьләр коллегиясе дә, ТР Югары суды да, Россиянең Югары суды да карарны үз көчендә калдыра. Судьяның югары профессиональлегенә, тәҗрибәсенә, объективлыгына дәлилләрнең берсе генә әле бу.
Кабинет ишеген ябып чыгу белән бетми судьяның эше. Тормыштан артта калмас өчен, законнардагы яңалыкларны даими күзәтеп барырга, гомер буе укырга кирәк. Эшләр тупланган папканы ябып куйгач та, судья күңеленнән фактларны анализлавын, бүтән эшләр белән чагыштыруын дәвам иттерә. Хакыйкать, бердәнбер дөрес чишелеш шулай табыла. Судьяның ялгышырга хакы юк, шуңа күрә кешеләрне аклап чыгарылган карарлар аеруча истә кала. Вәлиулловның хезмәт дәверендә андый очраклар да була. Абыйсын үтерүдә гаепләнеп, бер яшь кенә егет суд каршына баса. Эшне бик әйбәтләп өйрәнгәч, судья аны аклау турында карар чыгара. Югары суд бу карарны үзгәрешсез калдыра.
Зур тормыш тәҗрибәсе, кешеләрнең психологиясен белү Вәлиулловка гражданнар эшләренең дә гадел чишелешен табарга булыша. Мисалга бер эшне китерик. Хатыны үлгәч, биш бала (иң кечесе – 6 айлык) әтисе яшь хатынга өйләнә. Үги әниләре аларны әйбәт-ләп карап үстерә, аякка бастыра. Ире вафат булганнан соң, аларның никахы теркәлмәгәнлеге һәм хатынның йортка бер хокукы да юклыгы ачыклана. Үсеп җиткән, бернигә дә мохтаҗ булмаган балалар мирас таләп итә башлый. Район судьясы катышу гына нәфесләрен сүндерә, һәм алар ниятләреннән кире кайта.
Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов озак еллар буе үзе кебек үк тәҗрибәле судья Кадыйр Мөҗип улы Гасыймов белән иңгә-иң торып эшләде. Коллективка килгән яшьләр профессиональлеккә, зирәклеккә алардан өйрәнде, тәҗрибә туплады. Биектау районы судының күп еллар дәвамында төп күрсәткечләр буенча республикада иң яхшылардан булуы юкка гына түгел. Республикада иң яхшыларның берсе саналучы Гадел хөкем йорты бинасы да районда нәкъ менә Вәлиуллов үҗәтлеге, тырышлыгы белән төзелә.
1998 елны Харис Вәлиулловка “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелә. Ә шушы көннәрдә ул Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Гаять зур һөнәри тәҗрибәсе теләсә кайсы юристны көнләштерерлек аның.
Узган ел азагында Харис Вәлиулловның район суды рәислеге вәкаләтенең срогы тәмамланды. Бүген ул авыр хезмәтен район суды судьясы буларак дәвам иттерә.
Мантия кигән һәркем тайпылышсыз үтәргә тиешле Намус кодексы бар судьяларның. Судьяның күңеле, йөрәге, намусы чиста булырга тиешлеккә Харис Хасимҗан улының иманы камил:
– Икейөзле кеше судья була алмый. Ул халык өчен ачык булырга тиеш. Туң йөрәкле кеше алдында гаделлек китабы ачылмый.
Бөтен күңеле белән үз һөнәренә, гомерен багышлаган эшенә бирелгән кеше генә балаларын да шуның белән мавыктыра аладыр. Вәлиулловлар гаиләсендә шулай килеп чыга да. Уллары Алмаз Эчке эшләр министрлыгының Казандагы юридик университетын тәмамлады, карьера баскычына ЮХИДИ хезмәткәре сыйфатында басты. Хәзер ул ТР Милли банкының эшләр идарәчесе. Финанс-икътисад институтында икенче югары белем алды, кандидатлык диссертациясе яклады. Вәлиулловларның кызы Энҗе дә, Казан федераль университетын тәмамлап, юрист булды. Алар әти-әниләрен дүрт онык белән сөендерделәр.
29 мартта Харис Хасимҗан улына 60 яшь тула. Аны олы юбилее белән котлыйбыз һәм үзенә дә, гаиләсенә дә имин тормыш, бәхет, барлык эшләрендә уңышлар телибез.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru