ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе
Чанаңны җәен әзерлә дигән безнең халык. Коммуналь тармакта нәкъ шулай эшлиләр дә. Фатирларга җылы бирү туктатылу белән үк киләсе кышка әзерләнә башлыйлар. Җылыту сезонын вакытында башлап җибәрергә берни дә комачауламаячак, дип вәгъдә итә торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре.
Иске Казан музей тыюлыгында узган хәйрия чарасы республикабыз тормышына аерым бер мәгънә өстәде. “Ярдәм” хәйрия һәм “Бәхетле дөнья” фондлары тарафыннан оештырылган проект мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү максатыннан уздырылды.
Моннан өч дистә еллар элек Тянь‑Шань тауларында мин шактый сәер бер күренешкә тап булдым. Бормалы-сырмалы тау юлы безне шарлавыклы елга ярына, андагы кечкенә генә агачлыкта урнашкан көтүчеләр җәйләвенә алып чыкты.
Танышым үз эшен башлап җибәрде, попкорн ясап сата башлады. Бер көнне сату итәргә мине дә дәште ул. Иртәнге сигездә, җыенып, «Бикзур» базарына яңа эш урыныма киттем.  Баксаң, базар тугыздан гына эшли икән әле. Сатучы булгач, арткы ишектән генә кердем. Җыелган халык тугыз тулганны көтеп калды.
Универсиада вакытында Бразилиядән килгән бер егет Казанда испан телендә сөйләшә белүчеләрнең күп булуы турында әйткән иде. Ул чакта үземнең дә әлеге тел белән кызыксынып, курсларда укып алган чак. Хәер, кызыксыну хәзер дә бетмәде, өйрәнергә вакыт кына чыкмый тора.
Тел белгән, ил гизгән, дигән әйтем бар. Шушы көннәрдә генә татар телен өйрәнүче тагын бер танышым барлыкка килде. Ул 28 яшьлек америкалы Гари Гуадагноло. Аның белән очрашып сөйләшү, әңгәмә кору мөмкинлеге дә туды.

18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Киләсе елдан пенсия өлкәсендә үзгәрешләр көтелә. Булачак пенсия  хезмәт хакына гына түгел, эш стажына да бәйле булачак. Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел хезмәт стажы булу мөһим. Болар һәм пенсиягә кагылышлы башка темалар хакында тулырак Совет районының Дәүләт пенсия фонды эксперт-белгече Роза Минапова белән сөйләштек.
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә электрон китаплар белән укый башлаячаклар. Татарстанның 52 мәктәбе беренче яртыеллыкта 5нче сыйныф өчен «Биология» һәм 8нче сыйныфларга «Химия» мультимедиа дәреслекләрен сынап карарга ризалык белдергән.
Камал театрының бер төркем артистлары үзләренең Студенецтагы бакчаларын бернинди чит җирләргә дә алыштырмый. Моның шулай икәненә аларның бакчаларын күреп, үзләре белән аралашып кайтканнан соң инанасың.
Хыялыйларга еш кына, «Күктә йөрмә, җиргә төш», дип әйтергә яраталар. Ә күктә очу һөнәри вазифаң булса? Казан кызы Айла Светличных һәм
Истанбул егете Джунейт Доган таныш түгел, әмма  аларны күккә мәхәббәт берләштерә. Икесе дә иң романтик һөнәр ияләре – стюардлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International