ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
 Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның Сарман ягында туып үсүе белән без чиксез горурланабыз. Һәм, җай чыккан саен, атаклы якташыбыз белән мактанырга яратабыз.

8
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Хөрмәтле биектаулылар!
Эчке эшләр органнарының һәр хезмәткәре өчен гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтү өстенлекле юнәлеш булып тора. Россия Федерациясенең хокук саклау органнары министрлыклары 2005 нче елның 29 нчы декабрендә боерык чыгарган иде. Аның нигезендә, хокук саклау органнарының кайсы гына вәкиленә мөрәҗәгать итсәгез дә, мөрәҗәгатегез игътибардан читтә калмаячак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы ЮХИДИ бүлеге 2014 елгы нәтиҗәләр буенча үз категориясендә республикада дүртенче урынны алды.


6
февраль, 2015 ел
җомга
“Ватаным Татарстан” республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы татар-башкорт милли көрәше традицион турниры быел Биектау районында була. Республикакүләм бу турнир беренче тапкыр ярты гасыр элек оештырылган иде. Быелгы 52 нче турнирга көрәшчеләр 12-14 февральдә җыелачак.
Татарстан Республикасының  Биектау районындагы  Пенсия фонды  мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча шәхси эшмәкәрләр түләргә тиешле иминият взносының күләме  2014 елдан түләүченең күпме керем алуына бәйле булуын исегезгә төшерә.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган 52 нче турнир беренче тапкыр Биектау районында узачак. Ул 13 февральдә сәгать 9 да ачыла.
Авыл җирлекләрендәге гражданнар җыеннары районның социаль-икътисадый үсеше турында “Биектау” җирле  телевидениесе  тарафыннан әзерләнгән фильмны күрсәтүдән башлана. Мондый  фильмны Красносельский  авыл җирлеге   җыелышына  килүчеләр  дә кызыксынып карадылар.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Биектау муниципаль район Советының кырык алтынчы утырышы 2015  елның 2 нче февралендә узды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

“Усад” автодромында  машиналарның  кышкы  юлдан узышы буенча чемпионатның сайлап алу  этабы үткәрелде.

Биектау районының иң зур авыл җирлеге гражданнары җыелышы 3 нче урта мәктәптә узды. Анда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты  Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина катнашты. Биектау авылы халкы бик актив булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International