ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Соңгы ике атна эчендә 160тан артык абитурент Иннополис Университетвнда сайлап алуларда катнашты.
“Электрон Татарстан” информатлары аша “Газпром Трансгаз Казань” ААҖ оешмасы тәкъдим иткән газ өчен түләүләр һәм приборлар күрсәткечләрен кертү мөмкинлеге булдырылды. Түләү өчен информатта махсус урынга штрих-кодны куярга кирәк, яисә кодны үзеңә җыю мөһим.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар өчен “Язылган өчен Ipad” дип аталган традицион конкурс игълан итә. Конкурсның төп шарты – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылу.

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 13 апреленнән ТР рәсми порталының начар күрүчеләр өчен махсус версиясе эшли башлады.
“Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау” дәүләт мәгълүмати системасына кергән “Поликлиника” модуле эксплуатациягә кертелде. Медицина оешмалары хезмәткәрләрен әлеге системада эшләүгә укыту өчен тьюторлар сайланып алынды.
Татарстанда яшәүчеләр 2015 елның  I кварталында ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша ЗАГС хезмәтләрен алуга 31 074 электрон гариза җибәргән.
Татарстан Республикасында җир өсте элемтә линияләрен җир асты кабель коммөникациясенә күчерү дәвам итә. Региональ программада 9 шәһәр катнаша: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Чистай. Барлыгы  24 элемтә оешмалары эшли.

Узган атна эчендә «ГЛОНАСС+112» экстрен хезмәтләр бердәм система операторлары Татарстан Республикасы буенча 36 мең шалтырату кабул иткән.


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Россиядә тарифлар буенча Федераль хезмәтнең 10.02.2015 кабул ителгән № 13-с/4 с 1 боерыгы нигезендә 2015 елның апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә фиксацияләнгән телефон элемтәсе хезмәтенә тарифлар үзгәртелә.
2015 елның 7-8 апрельдә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында WorldSkill Russia региональ конкурсында “Мобиль робототехника” һөнәри осталыгы үткәрелде. Чара 5 команда катнашты (ике команда Татарстаннан һәм 3 команда Раменское шәһәреннән Мәскәү дәүләт колледжы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International