ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Коркачык авыл җирлегендә, бөтен райондагы кебек,  сугыш ветераннары  юбилей бүләкләре алды.
Техник алгарыш могҗизаларын  никадәр  генә мактасак та, хәзерге көнгә кадәр  китап  бердәнбер  саекмас белем һәм акыл чыганагы булып кала бирә. Менә шуңа күрә Россиядә Әдәбият елын уздыру бөтенхалык бәйрәменә әверелә дә инде.
Газ өчен бурычларны тиз арада түләп бетерергә кирәк – Биектау районы  башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хезмәт коллективлары җитәкчеләре  һәм авыл җирлекләре  башлыклары алдына шундый бурыч куйды.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә суюга җибәрелгән тере үлчәмдәге кош-корт җитештерү күләме 44,5 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына карата 5%ка артыграк (+2,1 мең тонна).

2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасында «Майский» ТК ҖЧҖ җитештерү базасында «Яшелчә культураларын үстерүнең инновацион технологияләре нигезендә, үзебезнең теплица конструкцияләрен һәм җайланмаларын кулланып, теплицаяшелчәчелеген үстерү» темасына Бөтенроссия киңәшмәсе узачак. Чарага әзерләнү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарёв рәислегендә узган утырышта фикер алыштылар.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан “Казан” Халыкара аэропортында 2015 елның 10 апрелендә “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш районы, Габишево авылы) өчен үстерү һәм үрчетү максатында һәм Германиядән авиация транспортында кайтарылган 28080 баш токымлы тәүлеклек чебешләр тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.

Кичә, 14 апрельдә, Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә крестьян (фермер) хуҗалыкларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бирү проблемалары буенча килештерү комиссиясенең беренче утырышы булды.

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «Татарстан Республикасында лейкоз буенча эпизоотик вәзгыять. Савыктыру юллары»темасына семинар-киңәшмә узды.
Өч ел элек ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы “ПРОФ-IT:2015” Бөтенроссия региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлар конкурсына гаризалар җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International