Мактаулы кунаклар өчен “Ласточка” балалар бакчасы һәм Коркачык мәктәбе укучылары, клубның иҗади коллективы көче белән бәйрәм программасы әзерләнде. Укучылар башкаруындагы “Кара хатлар” дигән сәхнәләштерелгән өзек күңелдәге иң тирән хисләрне уятты. Ул тамашачыларны шуның кадәр дә дулкынландырды ки, күпләр хәтта күз яшьләрен дә тыеп тора алмадылар. Шулай ук сугышта катнашканнар, инде бакыйлыкка күчкәннәр, шушы дәһшәтле елларда туганнар турындагы истәлекне мәңгеләштергән альбомнар да күрсәтелде.
Бәйрәм чәй табыны янында күңелле сөйлә-шү-аралашулар белән дәвам итте. Тик, ни кызганыч, бүләкләү тантанасына тыл хезмәтчәннәренең барысы да килә алмады. Андыйларга медальләрне авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар советы рәисе өйләренә барып тапшырды. Аларны көтеп алганнар. Әлфия Шакирҗан кызы Җамалиева гаиләсенә шушындый мөһим вакыйга уңаеннан балалары, оныклары, оныкчыклары, туган-тумачалары да җыелып килгән. 88 яшьлек Әлфия апа ул чактагы ачлык-ялангачлыкны, авырлыкларны да искә төшерде, шаярып та алды, барыбызга да тынычлык, иминлек, яшь буынның беркайчан да сугыш газапларын күр-мәвен теләде.
Кадерле тыл хезмәтчәннәре! Сезне Туган илнең зур бүләге алуыгыз белән котлыйбыз. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, рухи күтә-ренкелек телибез. Алдыгызда башыбызны иябез.
Надежда ДЕНИСОВА, Коркачык ветераннар советы рәисе.