ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2015 ел
якшәмбе
«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзенең Матбугат хезмәте белән берлектә авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия – 2015» Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектларына конкурс игълан итә.
Владимир Путин һәм Италия министрлар Советы Рәисе Маттео Ренци «ЭКСПО-2015»Бөтендөнья универсаль күргәзмәсендә Россия Федерациясе милли көнен ачу тантанасында катнаштылар.
11 июньдә гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә  грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.

Татарстан Республикасының үсемлекчелек тармагына кредит күләмнәрен арттыруга федераль бюджеттан бирелә торган субсидияләр күләме 2,192 миллиард сумга кадәр арттырылды. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән тиешле күрсәтмәне имзалады.

2015 елның 15 июнендә «МегаФон» һәм Иннополис Университеты мобиль һәм фиксацияләнгән элемтә хезмәтләрен тәкъдим итүгә контрактка кул куйдылар.
Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны  Лабзова Антонина Степановнага  90 яшь тулды.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Җәйнең  беренче ял көнендә Биектау районында  язгы кыр эшләренең тәмамлануын гадәткә кергән бәйрәм –  ямьле Сабантуй белән билгеләп үттеләр.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Машина белән саву осталарының  район конкурсы быел “Красная заря”  авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында – Бәерли фермасының җәйге лагеренда узды.
Уку  елының имтиханнар бирү чоры – укучылар өчен дә, аларның  ата-аналары өчен дә үзенчәлекле вакыт. Уку елын уңышлы тәмамлау күп факторларга бәйле, шул исәптән ата-аналарның дөрес итеп булышуына да.
«ПРОФ-IT» региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары бөтенроссиякүләм бәйгесенең икенче этабы тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International