ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Республиканың  балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге “Костер”да  Биектау районының 2007-2008 елгы хоккейчылары белән спорт сменасы уза.
2015 нче елның августында 2014 нче елның II-IV нче кварталларында эшләгән пенсионерлар иминият пенсиясен зуррак күләмдә ала башлый. Пенсиянең  артуы Россия Пенсия  фондының  эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре күләменә  ел  саен  кертелүче  төзәтмәләргә бәйле.
Биектау районында юлларны  тәртиптә тотуга  моңа  кадәр беркайчан да булмаганча зур  игътибар  бирелә. Ел саен җирлекләрдә асфальт-бетон түшә-мәле машина юллары салына, комлы вак таш та җәелә.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин социаль тармак  хезмәткәрләре белән очрашты.

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү икътисад үсеше белән турыдан-туры  бәйле. Бу республика лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган иң мөһим бурычларның берсе.
КФУның Алабуга институты Кырым һәм Әзербайҗан югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Бүген вузда Кырым федераль университетының Гуманитар педагогик академиясе һәм Баку мәгариф проблемалары институты белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантана Алабугада уздырыла торган халыкара укытучылар фестивале кысаларында үтте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарга эш сәфәрендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.
Түбән Кама укучылары яшь геологларның Төмәндә уздырылган Х бөтенроссия кыр олимпиадасында җиңү яулады, диелә ТРның Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
10 августа Казан 2019 нчы елда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру хокукына ия булды. WorldSkills Competition-2019 хуҗабикәсе булган ил Сан-Паулуда (Бразилия) узган WorldSkills Генераль Ассамблеясы утырышында ачыкланды. Татарстанның чираттагы уңышы уңаеннан ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистларга шәрехләмә биреп, бу вакыйганың безнең өчен шатлыклы һәм әһәмиятле булуын ассызыклады.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан “ТР халыкның социаль регистры” дәүләт мәгълүмати системасын ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәгълүматлар эшкәртү үзәгеннән ИТ-паркта урнашкан ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы иәгълүматлар эшләртү үзәгенә күчерү башкарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International