ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2015 ел
шимбә
Очучыларньң  язмышлары төрле-төрле. Берәүләр, старт алгач, югары күтәрелә алмый газаплана, сәләтен югалта. Икенче берәү-ләр, көтмәгәндә, берәр фаҗигагә дучар булып, исәнлегеннән  мәхрүм калып, яңадан җиргә төшәргә мәҗбүр була. Өченчеләре исә, очучылар үзләре әйтмешли, тылсымлы һава дулкынына тап булып, хәтта стратосферага кадәр менеп җитәләр һәм бар гомерен яраткан хезмәтенә багышлыйлар – авиациягә тугрылыклы булып калалар.
2015 нче елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга 24,9 млн. электрон хезмәт-ләр  күрсәтелде.  Бу 2014 нче елның шул чоры   белән  чагыштырганда 76 процентка артык.
Яшел Үзәннең механика көллияте бинасында ресурслар үзәге ачылды.

14
август, 2015 ел
җомга
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә, җәй – күп мәсьәләләрне, шул исәптән танып-белергә өйрәтүчеләрен дә хәл итү өчен кулай вакыт.
13 август Бөгелмәдә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары” темасына секция утырышы уздырылды. Чарада мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре өчен җаваплы методистлары, белгечләре, балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты. Алар Бөгелмә районы мәктәпкәчә белем бирү йортларында булды, хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышты һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашырудагы төп ысуллар турында фикер алышты.

2015 елның 24 июль  9 август көннәрендә Казанда 16нчы су спорт төрләре дөнья чемпионатына 356 мең билет сатылды. Аларның 270 мең билеты электрон рәвештә сатылган: ticketkazan2015.com, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы һәм инфоматлар аша сатылган.

Нәниләрне балалар бакчасына электрон чиратка бастыру буенча Кукмара районы алдынгылар рәтендә. Биредә яшәүче яшь әти-әниләрнең күпчелеге район мәгариф идарәсенә юлны онытып, заманча эш итә. Тәрбия учагына хисапка басу гаризаларының 81,9 проценты интернет аша тапшырылган.  

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенә вакант урыннарга конкурс үткәрелде.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов Югары Осланда социалистик хезмәт геройларына мемориаль такта ачылу тантанасында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International