19 август “Реаль вакыт” интернет-газетасы студиясендә туры эфирда ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында онлайн-конференция узачак.
4 һәм 25 августта Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча V Бөтенроссия чемпионаты уздырыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “Россия пенсионерлар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина сөйләде.
2015 елның 17 августында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында прием комиссия утырышы узды.
Чарада Россиянең 15 регионы һәм 4 илдән катнашачаклар.
22 август сәгать 11дә “Innopolis” спорт комплексында зур “Фитнес Fest” узачак. Фестивальдә Иннополис, Казан, Яшел Үзән, шулай ук якын-тирәдәге авыл халкы катнаша ала.
Алдан тикшерү органнары М.га карата аның 2015 елның 10 нчы маенда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чыпчык авылында 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәрге вакытта ызгышкан чакта, З.ны, ике йодрыгы белән дә башына кимендә 7 тапкыр сугып, шулай ук, башыннан тотып, мичнең ачык тимер капкачына маңгае белән бәреп үтерүе турында гаепләү белдерелде.