Күнегүләр графигы бик тыгыз, әмма программа бер-берсен тулыландыручы шөгыльләрдән торганлыктан, әйбәт нәтиҗә бирә. Физик әзерлек тә яхшыра һәм ул киләчәк-тә хоккей уеннарында да чагылыш табар.
Яшь хоккейчыларны әзер-ләгәндә һәр күнегү дә зур әһәмияткә ия. Әзерлек программасына стретчинг, башкача әйт-кәндә буыннарны яздырып алу (растяжка) да кертелгән. Ул спортның һәр төрендә дә кулланыла. Балалар аяк-кулларын гына хәрәкәтләндереп, гәүдәләренең сыгылмалылыгын арттырып кына калмыйлар, ә бәлки арка мускулларын да ныгыталар. Спортның бу төрендә монысы бигрәк тә мөһим.
Акробатика күнегүләрендә балалар мәтәлчек аталар, сикерәләр, баш-түбән торалар һәм башка күп хәрәкәтләр ясыйлар. Алар төрле спорт җиһазлары – баскыч, аның басмалары, аркылы борыс, шиннар, сикергечләрдә үзләре шөгыльләнә торган спортка кагылышлы күнегүләр башкаралар.
Спорт сменасы башланганда һәм тәмамланганда балалар спорт нормативлары тапшыралар. Анда инде нәтиҗә аермачык күренә – ул баштагысыннан ике, хәтта өч тапкыр яхшырак була.
Әмма ашау мәсьәләсе тиешенчә хәл ителмәгән булса, бернинди күне-гүләр дә уңай нәтиҗә бирмәячәк. Үзәктә балаларны, “Роспотребнад-зор”ның санитария нормалары таләп иткәнчә, биш тапкыр ашаталар.
Нәкъ менә шушы әзерлек яшь хоккейчыларның спорт карьерасына зур йогынты ясар, дип уйлыйбыз.