ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

22 декабрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15886 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 36 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,77% күрсәткечендә саклана.


27
декабрь, 2015 ел
якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Алан-Бәксәр авыл җирлегендә йорт яны территориясен Яңа елга иң матур бизәүчеләр арасында конкурс игълан ителде.
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Кыш бабай физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә барып бәләкәчләргә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән татлы Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты Гилязов Шәфкат Тәлгат улы балаларга яна ел күчтәнәчләре әзерләде.
26 декабрь көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йорты каршында куелган урман гүзәле -  купшы бәйрәм Чыршысын ачу танатанасы булды.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән грантны яулау өчен  III нче республика конкурсы  җиңүчеләрен котлау тантанасы булды.

10-11 декабрь көннәрендә Казанда  “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесенә  йомгак ясалды. Бәйгедә  Биектау районын Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев тәкъдим иткән иде. Анда Руслан 2-нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Битаман авылында районның агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре семинары узды.

Пиротехник әйберләр сертификацияләнгән, куллану буенча инструкциясе беркетелгән, җитештерүченең (Россия предприятиеләре өчен) яки күмәртәләп  сатучының (чит илдән кайтарылган фейерверклар өчен) адресы яки телефоннары күрсәтелгән булырга тиеш.

Без, Айбаш урта мәктәбенең 7-нче сыйныф укучылары, үзебезнең Казандагы  мәдәни экскурсияләрдән алган тәэсирләребезне  сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International