ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

Югары Осланның "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Марина Шадрова карамактагылар эшләгәндә төрле иҗади-тернәкләндерү ысулларын куллана. 

Шушы көннәрдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә яшүсмерләрне җәйге ял вакытында эшкә урнаштыру буенча чираттагы түгәрәк өстәл утырышы узды. 

Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшлекле киңәшмә узды.

Профессиональ стандартларны гамәлгә кертү буенча эшчәнлекне оештыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы укулар оештыра. 


22
май, 2016 ел
якшәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Яр Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе үтте. Анда эш эзләүчеләр, шул исәптән мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар катнашты. Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең 17 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре килде: АҖ “Камснаб”, ҖЧҖ ҖБ “Начало”, ҖЧҖ “Кама тимерчесе”, ҖЧҖ “Газобетон”, ТР Хәрби комиссариаты бүлекләре, ҖЧҖ “Домкор Индустрия”, ҖЧҖ “Содексо ЕвроАзия” һ.б.

Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чаралар узды. 

Шушы көннәрдә иҗади тәҗрибәләр фестивале кысаларында Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түгәрәк өстәл узды.

Министрлыкта мөмкинлекләре чикле балаларга комплекслы ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу узды. 

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре Октябрь авыл җирлегендә булып кайтты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International