ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2016 ел
якшәмбе

Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә саф һавада спорт чарасы узды. 


21
май, 2016 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча төзелүче спорт мәйданчыгында эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә мәйданчыкның әйләнә-тирәсен кору эшләре бара, ут баганалары утыртыла.

Суыксу авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүген хезмәткәрләр чәчәк үсентеләрен ачык һавага чыгарып утырттылар.

Суыксу авыл җирлегендә Сабантуена әзерлек эше башланды. Сабантуй мәйданы чүп-чардан, корыган агачлардан чистартылды.

Суыксу мәдәният йорты хезмәткәрләре әйләнә-тирәне чәчәкләргә күмде.

16 май көнне Суыксу авылы чишмәсе янында авыл халкы белән өмә үткәрелде, чүп үләннәре чабылды.
Үзарасалым һәм Сыуксу зиратына ярдәм итеп бирелгән акчага  зират коймасы яңартыла башлады. Эшне Рафаэль Гарипов һәм авылның имам-хатыйбы Әмир Шакирҗанов башлап йөриләр.


20
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 19-нчы май көнне Дөбяз авылы башлыгы Ә. Низамов мәдәният йортында халык белән очрашты. Очрашуда ул 2016 елның  22 маенда  алдан тавыш бирү  тәртибен аңлатты һәм  сорауларга җавап бирде.

Айбаш мәдәният йорты тирәсендә чәчәкләр утырту

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International