Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә чаралар узды

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чаралар узды. 

Шулай итеп, Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Князев гомуми белем бирү мәктәбендә "Ышаныч телефоны" акциясе үткәрде. 

Апасның "Рассвет" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә  ата-аналарны һәм балаларны ышаныч телефонының эшләве белән таныштыру нияте белән чара оештырылды. 

Чирмешәннең "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балаларга ярдәм кирәк булганда кайсы номерлар буенча шалтыратырга кирәк икәнлеген аңлату максаты белән дәрес уздырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International