"Белем дөньясы" телепроектының эфирга чыгу вакыты пәнҗешәмбедән чәршәмбегә күчерелә. Хәзер һәр чәршәмбе 19.00 сәгатьтә ТНВ каналында “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруын карагыз. Тапшыру сезне мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктыртачак.
Казанның 131-нче номерлы лицей укучысы Дмитрий Садыйков “Туймаада” Халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булып танылды. Ул – олылар лигасында химияне иң яхшы белүче.
Айбаш авыл җирлегендә йорт яны территорияләрен бизәү
Айбаш авыл җирлегендә "Чиста су буе" акциясе
Кодаш авылына юл салу
Казан спортчысы Василий Мосин бүген стентка ату буенча дубль-трапта чемпион булды. Бу хакта Россия Стендка атучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда нәфис гимнастика буенча 8-10 нчы июль көннәрендә узган Дөнья Кубогы ярышлары тәмамланды. Олимпия уеннары алдыннан уздырылган турнир Казанда 26 илдән 100дән артык спортчы кызны җыйды. Стартта катнашучылар индивидуаль программада һәм төркем күнекмәләрендә ярыштылар. Россия җыелма командасын турнирда Маргарита Мамун, Яна Кудрявцева һәм Александра Солдатова, шулай ук Халыкара нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова җитәкчелегендәге масштаблы тренерлар штабы тәкъдим итте.